Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Җиңү Паркында нинди сугышчан экспонатлар урын алачак?

Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта. -Элеккесеннән аермалы буларак, яңа паркта нинди сугышчан экспонатлар урын алачак? -Оренбург өлкәсеннән МИ-8 вертолеты алып кайткан идек. Бүгенге көндә аны реставрацияләү тулысынча төгәлләнеп килә. Буяу, яңарту эшләрен Альберт Юскаев дигән...

Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.

-Элеккесеннән аермалы буларак, яңа паркта нинди сугышчан экспонатлар урын алачак?

-Оренбург өлкәсеннән МИ-8 вертолеты алып кайткан идек. Бүгенге көндә аны реставрацияләү тулысынча төгәлләнеп килә. Буяу, яңарту эшләрен Альберт Юскаев дигән талантлы шәхси эшмәкәр башкара. Шулай ук Мәскәү яныннан СУ-23 истребителе дә кайтарачакбыз. Документлары эшләнеп бетте, барып аласы гына калды. Төрле елларда чыгарылган, берсеннән-берсе үзенчәлекле ретро автомобильләр урнаштыру теләге дә юк түгел. Паркта яңа төр арт-объектлар да урын алачак. Әйтик, сугыш чоры ятимнәренә багышланган һәйкәл куелу да урынлы булыр дип уйлыйм. Сугыш һәм хезмәт геройларының, репрессия корбаннарының исемнәре язылган мемораиль такта да бик кирәк. Билгеле булганча, районыбыздан 18 мең якташыбыз фронтка китә, аларның 11 меңе чит җирләрдә мәңгелеккә ятып кала. Җиңү Паркындагы стендта сугыштан кайтмаган кукмаралыларның гына исемнәре язылган иде, анда авыл җирлекләреннән беркем дә юк. Алга таба барлык авыллардан да исемлек тупланып, алфавит тәртибендә һәрбер солдатның исем-фамилиясе стендка язылачак.

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында

Җиңү Паркын башка урынга күчерү хакындагы фикер-тәкъдимнәрегезне 2-65-60 телефон номеры аша "Хезмәт даны" газетасы редакциясенә шалтыратып хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев