Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин: Зур Сәрдек мәдәният йортындаүз эшләренең осталары эшли

Зур Сәрдек мәдәният йорты - республикабызның, районыбызның иң көчле, иң яхшы мәдәният йортларының берсе. Әлеге мәдәният йортында үз эшләренең осталары, мөлаем, гаҗәеп, бар көчләрен мәдәнияткә куючы искиткеч хезмәткәрләр эшли.

50 ел эчендә Зур Сәрдек мәдәният йорты бик күп уңышларга иреште: районара, республика, халыкара, дөньякүләм конкурс-фестивальләрдә катнашып, мактаулы исемнәргә, премияләргә, грантларга лаек булдылар. Җыр, бию, театр, кул эшләре сәнгате һ.б.ка өлкәләрдә алар бик теләп катнашып, тамашачыларны сөендереп хезмәт куялар. Кая гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, Зур Сәрдек авылы мәдәният йортын мактыйлар, рәхмәт сүзләрен ирештерәләр.

Әлеге бинада өлкәннәр, әти-әниләр, яшьләр, балалар өчен түгәрәкләр эшли, зурлап төрле кызыклар мәдәният, спорт чаралары, масштаблы проектлар үткәрелә. Зур Сәрдек авылының бердәм халык икәне әллә каян күренеп тора!

50 еллык юбилеегыз уңаеннан сезгә алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, гаилә бәхете, матур, бәхетле тормыш, күтәренке кәеф телим. Мәдәният өлкәсендә эшләве бик җиңел түгел, тамашачылар, халык белән эшләргә кирәк. Сез үз тырышлыгыгыз белән бар халыкны сөендерәсез. Алга таба да иҗади зур уңышлар, югары дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын! Тырышлыгыгыз, матур күрсәткечләрегез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Зур Сәрдек мәдәният йорты алга таба да гөрләп, яшәп торсын!

Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев