Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Урал” хуҗалыгы республикада иң яхшылар исәбендә

"Урал" хуҗалыгының телгә алып сөйләрлек эшләре бар, хезмәт алдынгыларына бүләкләрне дә мулдан өләшәләр. Лаеклы ялга чыгучылар, яңа өйләнешкән парлар да читтә калмый. Хезмәт кешесенең кадере зур бу хуҗалыкта. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән рейтинг нәтиҗәләре буенча быел "Урал" хуҗалыгы республикада иң яхшылар исәбенә чыкты. Биредә җитештерү югары,...

"Урал" хуҗалыгының телгә алып сөйләрлек эшләре бар, хезмәт алдынгыларына бүләкләрне дә мулдан өләшәләр. Лаеклы ялга чыгучылар, яңа өйләнешкән парлар да читтә калмый. Хезмәт кешесенең кадере зур бу хуҗалыкта.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән рейтинг нәтиҗәләре буенча быел "Урал" хуҗалыгы республикада иң яхшылар исәбенә чыкты. Биредә җитештерү югары, күрсәткечләр саллы. Әмма Олыяз авылында яңа мәктәп төзелеп, куллануга тапшырылу алар өчен узган ел башкарылган эшләрнең иң зурысы булгандыр, мөгаен. Чөнки аны сафка бастыруга хуҗалык зур өлеш кертте. Мәктәпкә тикмәгә генә хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов исеме бирелмәде бит.

-Йөз миллион сумлык мондый белем йортын авыл җирендә теләсә кайда төземиләр. Моны республика җитәкчелегенең сезнең хезмәтне югары бәяләве дип кабул итәргә кирәк, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, җыелышта чыгыш ясап.

Ураллылар мондый бүләккә бик лаек. Ничә ел кабатланып килгән корылык хәлле генә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә тез чүктергән заманда елны 330 миллион сум керем алып төгәлләү үзе бер могҗизага тиң бит. Әмма бернинди могҗиза түгел, барысына да көндәлек тырыш хезмәт белән ирешелгән. Гади крестьян хезмәтен табыш алырлык итеп оештыру нәтиҗәсе бу. "Урал" ярдәме белән "Рассвет" агрофирмасында да эш гөрләп бара: фермаларда абзар тулы мал, ел әйләнәсе мул продукция җитештерелә. Кыр эшләре вакытында башкарыла. Әйтерсең, "Урал"дагы тәртип, төгәллек, җаваплылык кебек сыйфатлар тулысы белән "Рассвет" хуҗалыгына күчереп куелган. Хәзерге заманда елына 32 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкару, 28 миллион сумлык техника сатып алу да күпләрнең хәленнән килми. Хуҗалыкның нык булуы авыл халкының тормыш-көнкүрешенә уңай йогынты ясый: хезмәт хаклары, салымнар вакытында түләнә, шәхси хуҗалыкларга мал асрау өчен шартлар тудырыла. Олыяз авыл җирлегендә узган ел шәхси хуҗалыкларда 104 миллион сумлык ит-сөт җитештерелгән. Бу - бер хуҗалыкка 251 мең сум туры килә дигән сүз. Малны җитәрлек күләмдә терлек азыгы булганда гына асрарга мөмкин бит.

Социаль мәсьәләләрне хәл итү дә игътибардан читтә калмый. Узган ел бу максаттан 5 миллион сум акча тотылган. Ел саен 30лап кешенең хуҗалык исәбеннән шифаханәләрдә ял итүе дә биредә матур бер гадәткә кереп бара.

Мул продукция җитештереп сатканда гына боларның барысына да акча җиткереп була. Бүген хуҗалык "Рассвет" агрофирмасы белән бергә көн саен дәүләткә 32 тонна сөт озата. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 тоннага артыграк. Ә киләчәккә бурычлар тагын да зуррак. Аны тормышка ашыру өчен биредә дә мега-ферма төзү турында уйланалар.

-Илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә тагын да югарырак таләпләр куйды. Без продукциянең күләменә генә түгел, сыйфатына да игътибарны арттырырга тиеш. Күбрәк табыш алу өчен яңа юллар эзләргә кирәк, - диде хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов үз чыгышында.

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләре инде үзен сиздергән.

-Мөгезле эре терлек итенең 14 сумга арзанаюы нәтиҗәсендә бу тармакта табыш 5 миллион сумга кимрәк алынды, сыер ите җитештерүдә зыянга эшләдек. Дуңгызчылыктан табыш алу да кимеде. Безгә сөт җитештерү, нәселле терлекләр үстереп сату отышлырак, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдус Хәкимуллин.

Узган ел бәрәңге, кукуруз уңышын җыюда булган югалтулардан да үзләренә сабак алганнар. Мондый югалтулар, җитешсезлекләр берәүләр өчен гадәти хәл булса, ураллылар аны зур хата дип кабул иткән. Биредә әйбәтне дә тәнкыйть күзлегеннән бәяли беләләр, аны тагын да яхшырту юлларын эзлиләр. Уңышларның сере, бәлки, шундадыр?

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk