Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тылсым”да өлкәннәр рәхәтләнеп ял итә

Без - егерме өч кеше - "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чын күңелдән ял итеп, уйнап-көлеп, унбиш көн дәвамында дәваланып, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бу көннәрне ничек үткәрербез инде дип борчылган идек, сизелми дә үтеп китте, бер ияләнгәч, хәтта өйгә дә кайтасы килми икән. Безне кояштай елмаеп Гүзәл белән Рәмзия каршы...

Без - егерме өч кеше - "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чын күңелдән ял итеп, уйнап-көлеп, унбиш көн дәвамында дәваланып, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бу көннәрне ничек үткәрербез инде дип борчылган идек, сизелми дә үтеп китте, бер ияләнгәч, хәтта өйгә дә кайтасы килми икән. Безне кояштай елмаеп Гүзәл белән Рәмзия каршы алды. Үзәк директоры Нурсия Мөбарәкова һәм берсеннән-берсе ягымлы Гөлмира Омарова, Ленара Шәйдуллина, Рамилә Абрамова, Оля Михайлова, Ләйлә Иванова, Зуләрә Хөснетдиновалар үз эшләренең осталары. Пешерүчеләрнең дә ризыклары ашап туймаслык иде. Дәваханәдән килеп, лекцияләр укыган табиблар Рашат Җиһаншин, Екатерина Андреевалар безне ягымлы сүзләре белән дә дәваладылар. Беренче мәктәп укучылары әзерләгән концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Күкләребез һәрвакыт аяз булып, тагын шулай ял итәргә язсын.

Нурзидә ЗИАТДИНОВА, Камышлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk