Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түрәләр яңа елда нәрсә фаразлый?

Хәтерләсәгез, узган ел халыкны икътисад өлкәсендәге вакыйгалар аеруча борчуга салган иде. 2016 ел исә шулай ук чыгарма булмаячак. Алар елның нинди булачагы турында фаразлар көтә... Артем Здунов, Татарстанның Икътисад министры: Мин барча татарстанлыларны яңа 2016 ел белән тәбрик итәм. "Киләсе ел катлаулы булачак", - дип һәрвакыт әйтәләр. Бу, чыннан да,...

Хәтерләсәгез, узган ел халыкны икътисад өлкәсендәге вакыйгалар аеруча борчуга салган иде. 2016 ел исә шулай ук чыгарма булмаячак. Алар елның нинди булачагы турында фаразлар көтә...

Артем Здунов, Татарстанның Икътисад министры:

Мин барча татарстанлыларны яңа 2016 ел белән тәбрик итәм. "Киләсе ел катлаулы булачак", - дип һәрвакыт әйтәләр. Бу, чыннан да, шулай. Ник дигәндә, без узган ел дәвамында комплекслы бурычларны хәл итәргә тиеш. Шуны төгәл әйтә алам: республика инфраструктурасы билгеле бер авырлыкларга тулысынча әзер. Мәсәлән, 2015 елда без индустриаль парклар үсешен тәэмин иттек, моношәһәрләрне камилләштерүгә чаралар табуга ирештек. Хәзерге вакытта башка юнәлешләрдә дә актив эшчәнлек бара. Бу исә безгә, Татарстан барча авырлыкларны тиешенчә үтә алачак, дип уйларга җирлек тудыра. Иң мөһиме, сәламәтлегегезне, балаларыгызны саклагыз. "Татарстан-2030" стратегиясендә язылганча, без төп игътибарны кеше капиталына юнәлтәбез. Татарстанда тупланган кеше капиталы ярдәмендә исә без үз алдыбызга тагын да зуррак бурычлар куярга һәм вакытлы авырлыкларны бик тиз хәл итәргә сәләтле.

Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

Без сезнең белән тагын бер елны озаттык. 2016 елны зур өметләр белән каршы алабыз. Узган ел мөһим сәяси вакыйгаларга бай булды. Безнең өчен иң мөһиме - Татарстан Президенты һәм муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар булгандыр, мөгаен. Минем Татарстан халкына бик зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, чөнки алар барысы да сайлау кампанияләрендә бик актив катнаштылар: үзләренең уй-фикерләрен әйттеләр. Быел исә аларның барча гамәлләре республиканы үстерү, камилләштерүгә юнәлгән булырга тиеш. Бөтен Татарстан халкын, барча сайлаучыларны яңа ел белән тәбрик итәм. Барысына да исәнлек-саулык, тынычлык һәм эшләрендә зур уңышлар теләр идем. Бергә булыйк, исән булыйк, бәхетле булыйк.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/52693-tүrәlәr-yaңa-elda-nәrsә-farazlyiy?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk