Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимерче Хәмәт булдыра

Зур Кукмара авылында яшәүче Хәмәт Кәримовны алтын куллы кеше дип әйтү һич арттыру булмас. Бүгенге көндә - 67 яшендә хуҗалыкта тимерче булып эшли ул. Кыр эшләрендә катнашучы барлык тагылма машиналар аның тырышлыгы белән сафка бастырыла. Ә язын, чәчү башлангач, кадрлар кытлыгы булса, тракторга утыра. Тракторларга-комбайннарга кирәкле запас детальләрне дә тиз...

Зур Кукмара авылында яшәүче Хәмәт Кәримовны алтын куллы кеше дип әйтү һич арттыру булмас. Бүгенге көндә - 67 яшендә хуҗалыкта тимерче булып эшли ул. Кыр эшләрендә катнашучы барлык тагылма машиналар аның тырышлыгы белән сафка бастырыла. Ә язын, чәчү башлангач, кадрлар кытлыгы булса, тракторга утыра. Тракторларга-комбайннарга кирәкле запас детальләрне дә тиз арада ясап куя. Ягарга күмерне дә үзе хәстәрли. Моннан тыш, көнкүрештә кирәкле эш коралларын - чүкеч, кадак суыргыч, лом, кувалда һәм башкаларны да хуҗаларына тиз арада ремонтлап, көйләп бирә.

Хәмәт гомер буе күмәк хуҗалыкта җаваплы эшләр башкарды. Кайчандыр комбайн иярләде, слесарь- көйләүче, эретеп ябыштыручы, балта остасы кебек эшләр дә читтә калмады.

Кайда ат дагалау станы күргәнегез бар? Ә менә Хәмәт сарай янәшәсендә, түбә астында, ышык урында ат дагалау станы ясап куйган, янәшәсендә тиски, бораулау, кыргыч станогы, эш коралларын урнаштырган.

Гомумән, капка төбенә килүгә, бу йортта чын эш остасы яшәве күренеп тора. Ишегалдында үзе казып, стеналарын ныгыткан кое, аста насос көйләнгән. Машина тәгәрмәчен кабартучы компрессорны, агач ышкылау, яру станогын да улы белән бергәләп ясаганнар. Ат арбалары да ясый әле ул, умарта оялары, рамнарын ясау да кулыннан килә. Үзе дә - умартачы. Үрдәк бәбкәләре, чебешләр чыгару өчен инкубаторны да йорт хуҗасы үзе эшләгән. Тимердән төрле сувенирлар ясау белән мавыга.

Авылыбызда аннан да оста мал чалучы юк. Бу эш өчен кирәкле барлык җайланмаларны да үзе алып килә. Менә шундый күпкырлы һөнәр иясе ул авылдашыбыз Хәмәт. Әле эш арасында үзенең гармунын, баянын тартып, күңелләрне юатырга да вакыт таба.

Туган туфрагында, үзе корган ояда әнә шулай вакытның кадерен белеп, башкарган хезмәтеннән тәм табып, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итеп яши ул Хәмәт. Бәхетне ул һөнәрле куллары белән үзе тудырган.

Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара авылы

фото: http://sevastopol.slanet.com.ua/Zhestyanschik_dyadya_Grisha/~3065494/~587/~img5/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk