Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теш кенә димәс идем...

Эш сәгате бетеп килгәндә авылдан килен шалтырата: "Дания апа, Рәмиснең теше сызлый, шешеп тә китте инде, нишлик микән - алда төн бит", - диде. "Хәзер теш поликлиникаларыннан белешәм", - дип телефонымны куйдым. Барлык хезмәттәшләремне аякка бастырдым: кемдер шалтырата, кемдер телефон номеры эзли. Тик уңай җаваплар гына булмады. "Корал" 15 яшькә...

Эш сәгате бетеп килгәндә авылдан килен шалтырата: "Дания апа, Рәмиснең теше сызлый, шешеп тә китте инде, нишлик микән - алда төн бит", - диде. "Хәзер теш поликлиникаларыннан белешәм", - дип телефонымны куйдым.

Барлык хезмәттәшләремне аякка бастырдым: кемдер шалтырата, кемдер телефон номеры эзли. Тик уңай җаваплар гына булмады. "Корал" 15 яшькә кадәрге балаларның тешен алмый, "Сәфәр"нең телефон номеры 09 хезмәтендә дә юк. Түләүле теш поликлиникаларыннан безгә ярдәм булмагач, эш сәгате төгәлләнгән булуга карамастан, "үзебезнекеләргә" барып "егылдык". "Үзебезнекеләр" дигәнем - Ленин урамында урнашкан халыкка бушлай ярдәм күрсәтә торган теш поликлиникасы. Телефон аша аның җитәкчесе Равил Габделбәр улы Габдрахмановка "чыктым". Эшнең нидә икәнен аңлаткач, ул: "Әйдәгез, килеп җитегез, без көтеп торабыз", диде. Килен белән улы авылдан килгәнче шактый вакыт узды. Равил Габдрахманов, Мәхмүт Габасов, шәфкать туташы, санитарка безне көтеп торалар иде. Баланың тешен карадылар, алдылар. Менә шундый хезмәт ияләре, үз эшләренең осталары, биргән антларына тугры калып, кеше гозерен тыңлап, ярдәм кулы сузучылар барлыгына күңел сөенде. Бик зур рәхмәт теш поликлиникасы җитәкчесе Равил Габделбәр улына, Мәхмүт Габасовка, медсестра, санитаркага, үземнең хезмәттәшләремә. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар теләп Дания.

фото: http://samodelki-lechenie-zubov.lamer4.myjino.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk