Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штраф 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш

-Һай, бу штраф дигәннәре! Бер генә дә түлисе килми бит аны. Үзеңнең гаепле икәнеңне дә беләсең, әмма банк тирәсенә, я почтага һич кенә дә аяк тартмый. Үзвакытында әҗәтеңнән котылмасаң, акчаң икеләтә чыга, югыйсә, - дип шактый озак сөйләнә торгач кына түләгән иде танышыбыз иренең бер көлтә штрафын. Аның шикелле икеләнеп...

-Һай, бу штраф дигәннәре! Бер генә дә түлисе килми бит аны. Үзеңнең гаепле икәнеңне дә беләсең, әмма банк тирәсенә, я почтага һич кенә дә аяк тартмый. Үзвакытында әҗәтеңнән котылмасаң, акчаң икеләтә чыга, югыйсә, - дип шактый озак сөйләнә торгач кына түләгән иде танышыбыз иренең бер көлтә штрафын.

Аның шикелле икеләнеп йөрүчеләр, бернәрсә дә булмас әле, дип кул селтәүчеләр шактый күп - 240лап икән районда. Әмма штрафларны тиешле вакытта түләмәгәннәр өчен закон таләбенең катгый булуын да онытмаска кирәк.

-Штраф законлы көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча (60 көн ирекле, 10 көн шикаять язу вакыты) түләнергә тиеш. Штраф түләнү хакындагы мәгълүмат булмаса, 71нче көнне карарны чыгарган вазыйфаи зат тарафыннан әҗәтле кеше административ җаваплылыкка тартыла һәм, эзләп алу өчен, материаллары суд приставларына тапшырыла, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рамил Нургалиев. - Үзвакытында түләмәүчеләргә штраф суммасы икеләтелгән күләмдә арттырылып, ләкин мең сумнан да кимрәк булмаган күләмдә түләтелә яисә ул кеше 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителә, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкара. Бүгенге көнгә кадәр полиция хезмәткәрләре тарафыннан штраф түләмичә йөргән 351 кешегә административ эш кузгатылды, шуларның 200енә суд тарафыннан тоткарлану карары чыгарылды.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Хокук бозучыларның мәгълүматлары штраф түләмәүчеләрне үзвакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әҗәтне түләү өчен милеккә арест салу да карала. "Юл приставы" системасы да бурычлы машина йөртүчеләрне юлда ук тоткарларга, машина хуҗасының ничә сум әҗәте барлыгы турында мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Шулай, җәмәгать, белмәсләр-күрмәсләр әле, дип тынычланып йөри торган вакытлар артта калды. Түләнмәгән штрафлар да кара сакал сыман озак сөйрәлә алмый, хәзер очына басалар...

Сүз уңаеннан: Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша uslugi.tatarstan.ru сайтында, банк карточкалары ярдәмендә дә түләргә мөмкин.

фото: http://vashgorod.ru/news/15679

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk