Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Нормабаш авылында зират чистарту өмәсе үтте

Нормабаш авылында мондый өмәләр елга ике тапкыр яз һәм көз оештырыла. -Зиратыбыз арткылы-торкылы ауган карт агачлар белән тулган иде, - ди авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин. -Соңгы 5-6 ел дәвамында өмәләр үткәреп, чистарттык, иске каберлекләрне тәртипкә китердек. Кайткан кунакларга да үз туганнарының каберлекләрен табу җиңеләйде. Быелгы гает алдыннан да авылдашлар...

Нормабаш авылында мондый өмәләр елга ике тапкыр яз һәм көз оештырыла.

-Зиратыбыз арткылы-торкылы ауган карт агачлар белән тулган иде, - ди авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин. -Соңгы 5-6 ел дәвамында өмәләр үткәреп, чистарттык, иске каберлекләрне тәртипкә китердек. Кайткан кунакларга да үз туганнарының каберлекләрен табу җиңеләйде.

Быелгы гает алдыннан да авылдашлар өмәгә бердәм җыелганнар иде. Зиратның мәйданын киңәйткәннәр, иске коймаларны сүтеп, яңасын тоталар.

Коймага сетка, тимер баганалар алырга, аларны урнаштырырга бөтен авыл ярдәм итте дисәң дә була диде хәзрәт. -Авылда кеше күп түгел, мәчеткә кергән сәдака акчасы утка, газга түләргә дә җитеп бетми.

Шушы авылда туып-үскән, хәзер инде мәрхүм Миннәхмәтнең Кукмара да эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче улы Мәхмүт Миннегалиев күптән түгел зират кырыена тимер-бетон, профнастил кулланып җыйнак кына өй эшләткән. Хәзер зиратка кирәкле бөтен җиһазларны, коралларны биредә сакларга була.

-Йозагына кадәр үзе куеп китте, бик зур рәхмәт аңа, - диләр авылдашлары.

-Койма ясаганда эретеп ябыштыру агрегатын эшләтү өчен күчмә электр станциясен дә ул биргән. Мәчетне рәсмиләштерү өчен документлар әзерләгәндә зур ярдәм күрсәткән.

Сугышка кадәр Нормабашта 120ләп йорт була. Хәзер 40лап йорт кына калса да, буш нигезләр юк. Соңгы елларда гына 4-5 гаилә килеп төпләнде. Читтә яшәүче, эшләүче авылдашларыбыз да йортлар җиткерәләр. Нигә кайтмаска ди? Авылыбызның табигате матур, сулыгы бар, бер яктан тимер юл, икенче яктан автомагистраль үтә. Кешеләребез һөнәрле. Хәзер студентларның да күбесе Казанга машина белән генә йөри. Димәк, авылның киләчәге әле өметсез түгел.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ

фото: http://www.baltasi.ru/afisha.php?id=214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk