Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Наза" фольклор ансамбленә йөрүчеләр Вахит клубында спектакль куйдылар

Үзенең яңалыклары, үзгәрешләре һәм шулай ук мәшәкатьләре белән 2015нче ел узып та китте. Зур өметләр, ышанычлар белән 2016 нчы елга аяк бастык. Шушы 2016нчы елның 1нче гыйнвары көнендә үк безнең Вахит авылы мәдәният учагында Нәзилә апа Тимергалиеваның "Утырмага кил әле" хикәясе буенча "Наза" фольклор ансамблендә йөрүчеләр спектакль күрсәттеләр. Әлеге спектакль...

Үзенең яңалыклары, үзгәрешләре һәм шулай ук мәшәкатьләре белән 2015нче ел узып та китте. Зур өметләр, ышанычлар белән 2016 нчы елга аяк бастык. Шушы 2016нчы елның 1нче гыйнвары көнендә үк безнең Вахит авылы мәдәният учагында Нәзилә апа Тимергалиеваның "Утырмага кил әле" хикәясе буенча "Наза" фольклор ансамблендә йөрүчеләр спектакль күрсәттеләр. Әлеге спектакль бик эчтәлекле һәм шул ук вакытта кеше күнеленә үтеп керерлек мавыктыргыч булды. Спектакльдә катнашучылар автор башкаручы Нәзилә апа Тимергалиева, Гөлсинә апа Кәримуллина, Рәсимә апа Ибрагимова, Сария апа Хәмидуллина, Лена апа Кәримуллина, Мәрьям апа Гильметдинова, Равилә апа Хәлиуллина, Насиха Нәбиева, Шамил Шәфигуллин, Ландыш Рахимуллина, Дания Шигапова, Гөлнур Тимергалиевалар һәм шулай ук укучы балалар Алмаз Нигъматзянов, Данир Яруллиннар үз рольләрен бик оста һәм яратып башкардылар.

Әлеге спектакльне язучы һәм сәхнәгә куючы Нәзилә апа Ахметгалиевна турында әйтеләсе сүзләр бихисап. Ул безнең балалар бакчасында, ә анан соң күп еллар дәвамында Вахит башлангыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгалимә булып эшләде. Нәзилә апа балалар белән уртак тел табып, аларга дөрес тәрбия һәм белем биреп, бөтен көчен кызганмыйча хезмәт куйган кеше. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуга карамастан, мәдәният йорты учагын гөрләтеп балалар белән "Нур" бию ансамблен һәм шулай ук өлкәннәр белән "Наза" фольклор ансамблен дә җитәкли. Кайда гына чыгыш ясасалар да аларны җылы каршы алалар, уңай бәялиләр. Аның шушы хезмәтеннән Вахит авылы халкы, әти-әниләр бик канәгать һәм рәхмәтле. Алдагы көннәрдә дә без аңа саулык-сәламәтлек, балалар һәм шулай ук оныклар игелеге күреп, күп еллар дәвамында шулай яшь, көләч йөзле булып калуын, үзен аямыйча яраткан эшен дәвам итүен көтеп калабыз.

Сәвия Нуриева, Вахит авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk