Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотик таратучылар тотылды

Күптән түгел район судында наркотик матдәләр таратуда гаепләнү эше каралды. Замананың иң авыр җинаятьләреннән саналган бу гамәлдә гаепләнүчеләр - И.Сабирҗанов, Р.Нәҗмиев, С.Назаров, Г.Сабирҗанова.

Моңарчы да наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашы булган өчен хөкем ителгән И.Сабирҗанов Кукмарада наркотик матдәләр белән шөгыльләнүчеләрне яхшы белә һәм үтә югары табыш бирүче бу эшкә танышы Р.Нәҗмиевны һәм бу өлкәдә шулай ук "тәҗрибәсе" булган туганы Гөлнараны да җәлеп итә. Апасы, үз чиратында, табышлы "эшкә" никахсыз гына бергә яшәүче С.Назаровны да дәшә, сеңлесе Гөлназны да читтә калдырмый.
Кукмарада наркотик кулланучылар шактый, күрәсең, җинаятьчел группа эшне колачлы итеп оештыра, системага сала.
Казанда яшәүче И.Сабирҗанов героинны күпләп сатып алу чыганагын таба һәм аны 5әр граммлап ташымас өчен, 50шәр граммлы пакетларны Кукмарада яшәүче Р.Нәҗмиевка биреп, кечерәк дозалар әзерләргә күндерә. Хәтәр эш бу, полиция хезмәткәрләре дә тик ятмый бит, - эзгә төшәргә мөмкиннәр. Р.Нәҗмиев "товар"ны пыяла банкаларга салып, Маяковский урамындагы үзе яшәгән 41нче йорт бакчасына күмә. Шулай итеп, Гөлнараны героин белән даими тәэмин итеп тора. Дөрес, 5 граммлы дип саткан пакетлар фактта 3,2-4,85 граммлы гына булалар - табыш артыннан куып җинаять юлына баскач, наркотик өмет иткәннәрне алдауны гөнаһка санап торалар ди мени?!
Шулай итеп, Гөлнара наркотикларны сату һәм акча туплау белән шөгыльләнә, "эш" шәп бара: 5 граммлы бер пакет наркотик 3500 сум тора, табышны үзара бүлешәләр һәм "эшне" җәелдерү - тагын да наркотиклар алу өчен кулланалар.
Р.Нәҗмиев Гөлнарага "товарны" үз өйләреннән ерак түгел генә булган "Алан" кибете янында тапшыра, я Гөлнара кушуы буенча килгән С.Назаровка яки Гөлнараның балигъ булмаган улы А.Сабирҗановка бирә. Аны Ворошилов урамындагы 14нче йортның 76нчы фатирыннан алып кайтып, С.Назаров фольгаларга 0,11-0,20 граммлап төрә. Гадәттә андый дозалар саны 25 тирәсе була. Аларны 200әр сумнан сатасы гына кала. С.Назаров үзе дә наркотик кулланучы булганга күрә, Кукмарада бу агулы матдәгә "мохтаҗлар"ны яхшы белә, бары тик хокук саклау органнары хезмәткәрләренә генә эләкмә!
Апасы Гөлнараның өе янында гына булган "Айнур" кафесында официант булып эшләүче Гөлназ якын-тирәдә ят машина күрсә, шунда ук кесә телефоны аша апасына хәбәр итә: шикле машина, полиция булмагае! Наркотик алучы кайда басып тора, аңа күпме бирәсе, ничә сум акча аласы - барысы да телефон аша гына сөйләшенә. Шпионнар турындагы кинофильмнардагы кебек, һәр абонентның үз кушаматы да була: "Мотя" - И.Сабирҗанов, "Елан" - Р.Нәҗмиев, "Малай" - С.Назаров... Сөйләшкәндә наркотиклар дозасы "бер капчык бәрәңге", "пятак", "берлек" дип атала. Таныш сатып алучылар да "миңа бер шешә сыра (ике, өч...) кирәк иде" дип кенә заказ бирәләр.
Кукмарадагы А.Гатауллин, Р.Хөсәенов, Р.Яушев, М.Гулаян, Л.Җиһаншин, Н.Шиһабиев, Р.Измайлов, Камышлыдан И.Сафиуллин, Вятка Аланы шәһәреннән В.Манылов группаның даими клиентлары була. Шулай итеп, җинаятьчел группа оеша, максат - наркотик матдәләр сатып табыш алу. Җайга салынган "эш" тагы күпме дәвам иткән булыр иде, хокук саклау органнары аларны күзәтү астына алып, эзлекле эш алып баралар, группаның "эш" ысулларын җентекләп өйрәнәләр, җинаятьне фаш итү өчен кире кагылгысыз дәлилләр әзерлиләр.
Кукмара район суды карары белән И.Сабирҗанов, каты режимлы колониягә җибәрү шарты белән, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Р.Нәҗмиев, С.Назаровка шул ук режимда 8 ел ярымны рәшәткә артында уздырырга туры киләчәк. Кечкенә баласы 14 яшькә җиткәнче Г.Сабирҗанованың ирегеннән мәхрүм ителүе 8 елга кичектереп торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk