Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мопедта йөрү өчен дә права кирәк

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Руслан Саммиков һәм участок инспекторы Айдар Фәйзуллиннар белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында Янил һәм Зур Сәрдек якларын әйләнеп кайттык. -Авыл халкы күпкә тыйнак һәм тәртипле була бит ул. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар биредә бөтенләй юктыр да әле, - дип инспекторга әйтеп кенә...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Руслан Саммиков һәм участок инспекторы Айдар Фәйзуллиннар белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында Янил һәм Зур Сәрдек якларын әйләнеп кайттык.

-Авыл халкы күпкә тыйнак һәм тәртипле була бит ул. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар биредә бөтенләй юктыр да әле, - дип инспекторга әйтеп кенә бетерүем булды, руль артына утыручысы да, пассажирлары да иминлек каешларын куймаган бер машина, без күз ачып йомганчы, борын төбеннән сызгырып узып та китте.

-Әнә, күрдеңме? Киресенчә, безгә инспекторлар килеп җитми, дип тынычлап йөри алар. Әле 16 июнь көнне бер авылда исерек хәлдә "ВАЗ-2107" автомобилен йөрткән хатын-кызны тоткарларга туры килде. 38 яшьлек әлеге ханымның машинасын эвакуатор ярдәмендә штрафлар тукталышына алып кайттык, үзенә исә беркетмә төзелде, ул ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк, - ди ЮХИДИ инспекторы. - Хәзер дә бераздан безнең килүебез хакында бар халык беләчәк. Авыл җирлекләрендә "чыбыксыз телефон" яхшы эшли: патруль машинасы урам башында берәрсенең күзенә чалынса, биш-ун минут эчендә бар җирдә тынлык урнаша.

Исерек шоферлар белән ничек кенә көрәшеп карамыйлар: закон таләпләре көннән-көн катгыйлана, штрафлар күләме арта, хәтта икешәр елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр - әмма барыбер җиңеп булмый үзләрен. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Сабантуй бәйрәмнәре чорында инспекторлар тарафыннан өч көндә 10 исерек шофер тоткарланган, берсе машинасын транспорт йөртү таныклыгы булмаган кешегә тапшырганы өчен штрафка тартылган.

Таныклыкны алсалар, мопедка күчәрбез, дип тә тынычланып булмый бит хәзер. Мопед-скутер руле артына утыру өчен дә үзең белән транспорт йөртү таныклыгы булу зарур. Мотоцикл яисә башка төр транспортны йөртү таныклыгың бар икән, рәхәтләнеп җилдерә аласың. Ә инде булмаса, моның өчен закон нигезендә 5-15 мең сум штраф каралган.

Янил авылындагы Кукмара аграр көллиятендә белем алучы егетләрнең да икесенең берсендә мопед, я скутер. Без килгән көнне исә студентларның дәресләрен төгәлләп, кайту ягына барышлары иде. Берничәсен туктатып, документларын тикшердек. Быел беренче курсны гына тәмамлаучы Кукмара егетләренең икесенә дә әле 17 генә яшь булып чыкты. Алар укуга көн саен мопедта киләләр икән, үзләренең исә йөртү таныклыклары юк. ЮХИДИ инспекторы белән участок вәкаләтлесен күргәч, студентлар бөтенләй каушап калдылар.

-Нәрсә булачак инде безгә хәзер? - дип күзләрен мөлдерәтеп карап торучы егетләр аеруча кызганыч иде бу вакытта.

Инспектор ике егеткә дә беркетмә төзеде. Өр-яңа, ялтырап торучы мопедларны Кукмарага штрафлар тукталышына алып кайту өчен эвакуатор машинасы килде.

-Әлеге егетләрнең әти-әниләре балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына чакырылачак, - ди Руслан Саммиков. - 18 яше тулмаган, транспорт йөртү таныклыгы булмаган улларын ничек мопедта йөрергә рөхсәт итәләрдер алар, белмим...

Зур Сәрдек, Купка, Адай, Аш.Буҗи, Югары Чура, Поршур авылларында булганнан соң, кабат Кукмарага кайттык. Анда исә бар да гадәттәгечә - транспорт агымы үз көенә, акрын гына кайный да кайный...

фото: http://noxyre.ru/bryansk-414/209-novosti?start=248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев