Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мактаулы якташыбыз

Тормыш шулай яратылган: кешеләр еш кына туган якларыннан читкә китәләр. Берәүләрне - романтика, икенчеләрне үзләрен яңа җирдә сынап карау теләге тарта. Рәмзия Зарипова да, 1981 елда Кукмара мәктәбен тәмамлаганнан соң, Удмуртиягә юл тота. Анда үзенең тормыш юлдашы Рофинат Уразбахтинны очрата. Шунда, Удмуртиядә, аларның балалары туа. Рәмзия республиканың иң матур урыны...

Тормыш шулай яратылган: кешеләр еш кына туган якларыннан читкә китәләр. Берәүләрне - романтика, икенчеләрне үзләрен яңа җирдә сынап карау теләге тарта.

Рәмзия Зарипова да, 1981 елда Кукмара мәктәбен тәмамлаганнан соң, Удмуртиягә юл тота. Анда үзенең тормыш юлдашы Рофинат Уразбахтинны очрата. Шунда, Удмуртиядә, аларның балалары туа. Рәмзия республиканың иң матур урыны - нарат урманында, Ирейка елгасы буендагы буа янәшәсендә урнашкан "Ува" санаториенда 27 ел буе хезмәт куя. Рәмзиянең эше гади түгел, ул кондитер. Санаторийга ял итәргә илнең төрле төбәкләреннән киләләр, ул аларның һәрберсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Кайтып киткәндә күпләр рәхмәт сүзләре язып калдыралар, шул исәптән Рәмзия Уразбахтинаны да телгә алып, аңа иң матур теләкләрен җиткерәләр.

Аның хезмәтен санаторий җитәкчелеге дә югары бәяли: Рәмзия берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Быел тагын бер бүләк өстәлгән: үткән елгы эш нәтиҗәләре өчен "Халык хөрмәте" дигән күкрәк билгесе бирелгән.

Рәмзия үз һөнәренең остасы булудан тыш, бик яхшы әни һәм сөекле хатын. Тимер юлда өлкән машинист булып эшләүче тормыш иптәше Рофинад белән алар тәүфыйклы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Раиф, механика техникумын тәмамлаганнан соң, хәзер югары белем ала. Кызлары Рамилә Удмурт дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлады, бүгенге көндә Ува сөт заводының тәэминат бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кече кызлары Рината 11нче сыйныфны тәмамлый. Менә шундый күркәм гаилә яши Удмуртиядә.

Ольга СИДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk