Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян ерак булса да, үзебезнеке

Лубян авылы турында "Ерактагы якын Лубян", дип әйтәсе килә. Ерак, чөнки районыбызның бу читенә әйләнгеч юллар белән барып җитү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк. Якын: халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән Лубян да читтә калмый. Бу аның бүгенге яшәешендә дә чагылыш таба. Алда әйтелгәннәрне раслап, узган атнада...

Лубян авылы турында "Ерактагы якын Лубян", дип әйтәсе килә. Ерак, чөнки районыбызның бу читенә әйләнгеч юллар белән барып җитү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк. Якын: халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән Лубян да читтә калмый. Бу аның бүгенге яшәешендә дә чагылыш таба.

Алда әйтелгәннәрне раслап, узган атнада Лубянда ике мөһим вакыйга булды. Республикада бара торган "Авыл юлларын төзекләндерү" программасы кысаларында Лубянга керү юлының 500 метр өлешенә асфальт җәелгән иде. Авыл халкы, килгән кунаклар катнашында үткән аны ачу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев лубянлыларга тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде. Авыл эчендәге 1чакрым 800 метр юлны (заводтан урман көллиятенә кадәр ара) асфальтлауга өстәмә чаралар бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатькә Республика җитәкчесе кул куйган.

Шушы ук көнне капиталь төзекләндерүдән соң Лубян участок дәваханәсен дә ачу тантанасы булды. Төз наратлар уртасында урнашкан ике катлы бина инде күптәннән төзүчеләр кулын көткән.

-Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасының авылыбызда да эшләвен күрү бик күңелле, -диде дәваханәнең баш табибы Римма Сираҗетдинова, үзенең рәхмәтен төзүчеләргә, район, республика җитәкчелегенә җиткергәндә. - Безнең хәзер заманча стандартларга туры китерелгән дәваханәбез бар. Капиталь ремонт вакытында тәрәзә-ишекләр алыштырылды, яңа электрүткәргечләр сузылды. Җылылык һәм су үткәргеч торбалар, канализация алышынды, янгынга каршы система урнаштырылды. Тагын бер сөенечебез - яраларны бәйләү кабинеты җиһазланды, медицина җиһазлары алынды.

Дәваханәдә эшләүче 13 хезмәткәр Лубян авыл җирлегенә керүче Сәрдәүч, Чулыгино авылы халкына да, барлыгы 1640 кешегә хезмәт күрсәтә. Көнгә 20-25 кеше мөрәҗәгать итә икән. Ятып дәвалану өчен 8, көндезге бүлектә дәвалану өчен 10 койка-урын бар. Киләсе елларда программага керә алып, бинаны тышкы яктан тышлап, түбәсен дә ябып куйсалар - Лубян төбәгенә әле озак еллар хезмәт итәчәк дәваханә.

Лубян авылында тагын бер программа - "Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы үз эшен уңышлы башлап җибәрде. Җәй башлануга ике фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылса, Кооперативная урамындагы тагын ике йортны төзү кызу темплар белән бара. Шәхси эшмәкәр Азат Нәбиевның төзү оешмасына район җитәкчесе аларны 10 сентябрьгә әзерләп тапшыруны бурыч итеп куйды. Әлеге оешма Завод урамында да дүртәр фатирлы дүрт йорт төзү эшен башлап җибәрәчәк. Инде беренчел эшләр башланып та киткән. Бу көнне Сергей Димитриев авылның әлеге өлешендә дә булып төзелеш буенча кайбер сорауларны ачыклады. Җитәкчегә шушы тирәдәге йортларда яшәүче өлкән яшьтәге апалар да үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

-Авыл халкы "Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы белән кызыксына. Җирлектә торак хәлләрен яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев. - Авария хәлендәге күпфатирлы 40 йорт исәптә тора. Киләчәктә аларның да проблемасы уңай хәл ителер дип ышанам.

Бу көнне авылның мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу да үткәрелде. Халыкны көнкүреш темасына кагылышлы мәсьәләләр: торак шартларын яхшырту, авыл көтүе өчен көтүче кирәклеге, паркны яңарту, язгы су басулар булмасын өчен дамба ясау һәм башка сораулар борчый. Аларның барысын да район җитәкчелеге игътибарга алды. Авария хәлендәге су башнялары урынына тиздән ике яңаны кую, мәктәп янәшәсендә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелү кебек яңалыклар да бу көнне лубянлылар өчен сөенечле хәбәрләр булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk