Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйблабыз дөрес булсын!

Вакытлы матбугат, радио-телевидение һәм Интернет челтәре аша дөньякүләм яңалыклар белән һәрдаим танышып барабыз. Арада төрле шартлаулар, кеше үтерү, террорлык актлары хакындагылары да шактый күп булу аеруча борчу тудыра. Гүя вәхшиләр бер гаепсез халыкның, сабый балаларның канын коюдан үзләренә ямь һәм тәм таба. Хәер, яман ниятләрен, уй-гамәлләрен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен...

Вакытлы матбугат, радио-телевидение һәм Интернет челтәре аша дөньякүләм яңалыклар белән һәрдаим танышып барабыз. Арада төрле шартлаулар, кеше үтерү, террорлык актлары хакындагылары да шактый күп булу аеруча борчу тудыра. Гүя вәхшиләр бер гаепсез халыкның, сабый балаларның канын коюдан үзләренә ямь һәм тәм таба. Хәер, яман ниятләрен, уй-гамәлләрен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен аларга кемнең җанын кыйса да барыбер шул...

Беслан вакыйгалары белән бәйле рәвештә республикакүләм "Экстремизмга - юк!" айлыгы игълан ителгән иде. Әлеге айлык кысаларында мәктәп укучылары, яшьләр арасында кисәтү чаралары, дәресләр үткәрелде, китапханәләрдә күргәзмәләр оештырылды. Экстремизм, терроризм кебек җинаятьчел күренешләрне булдырмау, аларны кисәтү юнәлешендә хокук саклау органнары тарафыннан башкарылучы эшләр белән тулырак таныштыру өчен Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.

-Күпмилләтле районыбызда дуслык-татулык хөкем сөрсен, бердәмлек булсын өчен иң элек эшне бер-береңне, ул кешенең динен хөрмәт итүдән башларга кирәк. Бүгенге көндә районыбызда 71 мәчет бар, бистәбез үзәгендә һәм авылларда чиркәүләр эшләп килә. Без дини оешма лидерлары, мәчетләрнең имам-хатыйблар белән һәрдаим аралашып торабыз, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Барыбызның бергәләп максатчан эш алып баруы нәтиҗәсендә районда экстремистлык юнәлешендәге хокук бозуларга юл куелмый, - ди Рамил Нургалиев. - Җирлек халкының да традицион булмаган исламны үз итүчеләргә тискәре карашта торуын билгеләп үтәргә кирәк. Кайвакыт Коръәннең эчтәлеге, мөселман йолаларын уздыру тәртибе белән бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга карамастан, имамнарның күбесе дин өлкәсендәге яңалыкларга каршы.

Кукмарада традицион исламга каршы, аңа бөтенләй тискәре мөнәсәбәттә булган затлар, ягъни сәләфитлар да бар. Аларның төп максаты булып хакимияткә килү һәм ислам халифәте дәүләте төзү тора. Шулай ук районыбызда "Тәблигъ-и-Дҗамаат", Фәйзрахманчылар төркемнәре тарафдарлары да юк түгел. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карап кына аларны ислам диненең теге яисә бу юнәлешенә бүлү мөмкин түгел. Сакал үстерү, билгеле бер озынлыктагы чалбар кию, тәнне каплау барлык традицион мәзхәбләрдә дә бер үк. Ләкин исламның традицион булмаган, радикаль агым тарафдарлары үзләреннән игътибарны читләштерү өчен гап-гади киемнән дә йөрергә мөмкиннәр. Моны бары тик алар белән яхшылап аралашып, эчке дөньяларына үтеп кергәннән соң гына белергә мөмкин.

Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 44 кеше дини экстремизмга каршы линия буенча оператив исәптә тора икән. Шуларның 13е - "Тәблигъ" халыкара дин оешмасында катнашучылар, 30ы радикаль ислам тарафдарлары. Исәпкә алынучыларның барысы белән дә полиция хезмәткәрләре һәрдаим кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр, яшәү һәм эш урыннарында тикшерүләр уздыралар.

-Без Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы тору үзәгенең Кукмара районындагы төркеме, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Татарстан буенча хезмәте, Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенең экстремистлыкка каршы тору үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - ди Рамил Нургалиев. - Агымдагы елда районыбызның бер авылында яшәүче кешегә Интернет челтәрендә экстремистлык материалларын таратканы өчен җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта әлеге эш судта карала.

Террорлык оешмалары тарафдарларын һәм легаль булмаган берләшмәләрне, аларның җирле халыкны үз араларына якынайту фактларын ачыклау максатында оператив-тикшерү чаралары уздырыла. Урта Азиядән килүчеләр аеруча игътибар үзәгенә алына. Мигрантларның күбесе террорлык кылу ниятен күздә тоткан җинаятьчел төркемнәргә җәлеп ителә. Боларны булдырмау һәм җинаятьчелекне кисәтүнең төп юнәлеше булып административ тикшерүләр һәм күрше республика гражданнары белән эш бирүчеләр арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып бару тора.

-Бүгенге көндә районның федераль миграция хезмәтендә исәпкә басып, 116 чит ил гражданы яши. Шуларның 39ы - Үзбәкстан, 37се - Украина, 15е - Казахстан, 7се - Әзербайҗан, 6сы Әрмәнстан һәм Кыргызстан республикаларыннан. Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Интерпол тарафыннан барлыгы 104 чит ил гражданы тикшерелде, - ди федераль миграция хезмәтенең Кукмара бүлекчәсе начальнигы Айрат Җиһаншин. - Оператив чаралар вакытында миграция закончалыгын, район биләмәләрендә яшәү тәртибен бозу очраклары күзәтелмәде. Авыл җирлекләре башлыкларын авылларда яшәүче билгесез, теркәлмәгән кешеләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга чакырам.

-Шулай ук районның һәр кешесе радикаль дини агымнарның никадәр куркыныч булуын аңласын иде, - дип кисәтә полиция хезмәткәрләре. - Бары тик халык ярдәме белән генә аларның таралуына һәм җәелүенә юл куймауга ирешергә мөмкин булачак.

фото: http://www.grant-news.ru/news/read/227410/v_rossii_projjdet_antiterroristicheskijj_telemarafon/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk