Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Купка авылында дини лагерь эшләде

Купка авылында быел беренче тапкыр балалар белән җәйге лагерь оештырылды. Мәчетебез имамы Дамир Басыйров август аенда балаларга дин дәресләре укыту белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде. Мәчеткә дин дәресләрен өйрәнергә килүче булырмы икән, дигән уй белән, имамыбыз биш баланы укырга чакырган иде. Ни гаҗәп, биш бала урынына утыз...

Купка авылында быел беренче тапкыр балалар белән җәйге лагерь оештырылды. Мәчетебез имамы Дамир Басыйров август аенда балаларга дин дәресләре укыту белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде.

Мәчеткә дин дәресләрен өйрәнергә килүче булырмы икән, дигән уй белән, имамыбыз биш баланы укырга чакырган иде. Ни гаҗәп, биш бала урынына утыз ике укучыны мәчеттә күрү - сөенечле хәл булды. Ул укырга йөрүче малай-кызларны Вәсилә Басыйрова карамагына тапшырды. Вәсилә апалары укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куеп, кечкенә вәгазьләр сөйләде, ә Гөлфия Хафизова аларны дин дәресләренә төшендерде.

Мин үзем, авыл китапханәчесе буларак, укучыларны дини китаплар белән таныштырып кына калмыйча, табышмаклар әйтеп, төрле уеннар, конкурслар оештырдым. Балалар берсе дә югалып калмыйча, төгәл җавап биреп бардылар. Ә Рашидә Сабирҗанова исә ризыкның табынга ничек килүе хакында сөйләде, чәй табыны әзерләп, балаларны сыйлады. Балалар өстәл яныннан табын догасын укып таралышты.

Быел лагерь беренче генә тапкыр оештырылса да, аның нәтиҗәсе күренә. Укучыларның догаларны ялгышмый яттан сөйли алулары, лагерьның эшчәнлеген уңай яктан бәяли.

Лагерь ябылу уңаеннан, авылыбыз имамы Дамир Басыйров үзенең иң изге теләкләрен җиткереп, дин дәресләрен алучыларга тәм-томнар һәм мәктәп кирәк-яраклары салынган пакетлар хәзерләгән иде.

Балалар абый-апаларына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да җәйге лагерьга киләчәкләрен бәян итеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.

Рахилә Йөзмөхәммәтова, Купка авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk