Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның Майский урамындагы гаражлар янына керүче юл тирәсе чүпкә баткан

Көннәр матурланып, җирләр кипшерүгә күңеле чисталыкка, пөхтәлеккә омтылганнар кулына себерке, тырма алып, әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә, чистартырга ашыга. Кукмара, авыл урамнары күзгә күренеп ямьләнә бара. Әмма поселокта инде дистә еллар дәвамында кул тимәгән урыннар да бар әле. Әйтик, Майский урамындагы гаражлар янына керүче юл тирәсе чүпкә баткан. Әлеге урамны аркылы үтүче...

Көннәр матурланып, җирләр кипшерүгә күңеле чисталыкка, пөхтәлеккә омтылганнар кулына себерке, тырма алып, әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә, чистартырга ашыга. Кукмара, авыл урамнары күзгә күренеп ямьләнә бара. Әмма поселокта инде дистә еллар дәвамында кул тимәгән урыннар да бар әле.

Әйтик, Майский урамындагы гаражлар янына керүче юл тирәсе чүпкә баткан. Әлеге урамны аркылы үтүче инеш буенда ниләр генә юк: пластмасс шешә, пакет, тимер чиләкләр, киселгән ботаклар дисеңме?!

Бу фоторәсем дә Кукмарабызның горурлыгы булган тау чаңгысы базасына бара торган юл кырыеннан алынды. Аулак урын булгач, кәеф-сафа корырга яратучылар бу тирәне үз иткәне күренеп тора: еллар дәвамында җыелып килгән сыра, аракы шешәләре шул турыда сөйли. Сыңар киез итек, галош, өйдә кулланыла торган ярык табак та үз урынын биредә тапкан.

Чистарту гына түгел, "Экосервис" оешмасы тупланган чүпне вакытында алып китүне дә оештырсын иде." Бу оешмага шалтыратсаң, график нигезендә алып китәчәкбез, машина ватылды әле, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Нәтиҗәдә җыелган чүпләр кире таралып бетә."- диләр йорт комитеты рәисләре. Чистарту икеайлыгы алар өчен урак өстенә тиң, итәк-чабуны алдан ук ныклап җыеп кую мөмкин эштер ул.

Лилия НУРГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев