Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның бер кибетендә куллану вакыты чыккан азык-төлек сатканнар

Безгә - Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына - Кукмараның бер кибетендә куллану вакыты чыккан, сыйфатсыз һәм мәгълүматсыз продуктлар сатылуы турында шикаять керде. Консерв сатып алган берәү аны кире биреп, акчасын кайтармакчы булган, әмма эшмәкәр моңа риза булмаган. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. Безнең белгечләр, әлеге кибеттә планнан...

Безгә - Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына - Кукмараның бер кибетендә куллану вакыты чыккан, сыйфатсыз һәм мәгълүматсыз продуктлар сатылуы турында шикаять керде. Консерв сатып алган берәү аны кире биреп, акчасын кайтармакчы булган, әмма эшмәкәр моңа риза булмаган. Бу инде беренче генә очрак түгел икән.

Безнең белгечләр, әлеге кибеттә планнан тыш тикшерү үткәреп, 1930 сумлык куллану вакыты чыккан һәм мәгълүматы булмаган азык-төлекне сатудан алдылар. Эшмәкәр үз гаебен таныды. Тикшерү материаллары Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнары буенча территориаль бүлегенә җибәрелде.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk