Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара шәһәре белән горурланып яшик

Йортларыбыздан Кукмара урамнарына чыгып, бөтен шартлары туры китереп җәелгән тротуарлардан барганда, чәчәк клумбаларын, асфальт юлларны, сыйфатлы һәм матур итеп тышланган, төзелеп килүче һәм кулланылышка тапшырылган йортларны һәм биналарны, тирә-юньдәге матурлыкны һәм чисталыкны күргәч, төшкән күңелләр күтәрелеп китә, яшисе килә башлый. Миңа быел Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә булырга туры килде. Поезддан...

Йортларыбыздан Кукмара урамнарына чыгып, бөтен шартлары туры китереп җәелгән тротуарлардан барганда, чәчәк клумбаларын, асфальт юлларны, сыйфатлы һәм матур итеп тышланган, төзелеп килүче һәм кулланылышка тапшырылган йортларны һәм биналарны, тирә-юньдәге матурлыкны һәм чисталыкны күргәч, төшкән күңелләр күтәрелеп китә, яшисе килә башлый.

Миңа быел Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә булырга туры килде. Поезддан төшеп, шәһәргә килеп кергәч, башка дөньяга эләккән кебек булдым. Урамнан барганда үземне үлән баскан, чокыр-чакырлы басу юлыннан атлаган кебек хис иттем. Тротуарлар юк дияргә мөмкин, булганы да җимерелеп беткән. Шулай ук асфальт юллар да начар, асфальт дигән исеме генә бар. Тротуар кырыйларын чәчәк түтәлләре урынына чүп үләннәре баскан. Агач материаллардан эшләнгән, такта белән тышланган кечкенә генә йортларны күргәч, халык салкын кышларны бу өйләрдә ничек чыга икән дигән уй килә. Алар арасында җимерелеп беткән сарайлар һәм гаражлар урнашкан. Бөтен җирдә тәртипсезлек, чүп-чар, тупыллар арасыннан йортларның түбәләре генә күренеп китә. Янгыннан соң калган өйләр күзгә ташлана. Күпкатлы йортларның, мәктәп һәм башка биналарның фасадлары искереп, җимерелеп беткән, ремонт ясалмаган. Боларның барысын да күргәч, монда җитәкчеләр бармы икән дигән уй килә. Үз вакытында нинди матур һәм төзек шәһәр иде бит ул. Күпләрнең бу сүзләргә ышанасы да килмәс. Күрәсегез килсә, әлеге шәһәргә барып, экскурсия ясап кайта аласыз. Шундый нәтиҗә ясыйсы килә: ничек тә яшәп була, ләкин бөтенесе дә үзебездән тора.

Кукмара шәһәрен үстереп, матурлап, язмышын яхшы якка үзгәрткәннәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Төбәгебез белән горурланып, алга таба да яхшы тормышта көн күрергә язсын иде. Шәһәребезне чиста тотып, башкарылган эшләрне кадерләп, саклап, сөенеп яшик, кукмаралылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X