Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында 6906 инвалид кеше яши

1 декабрь - Халыкара инвалидларны яклау көне. БМО карары белән 1992 елдан бирле 1 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяда инвалидлар саны арта тора. Моның төп сәбәпләре булып хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кебек яман гадәтләр...

1 декабрь - Халыкара инвалидларны яклау көне.

БМО карары белән 1992 елдан бирле 1 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

Дөньяда инвалидлар саны арта тора. Моның төп сәбәпләре булып хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кебек яман гадәтләр тора.

Районыбызда 6906 инвалид булып, аларның 153е - сукырлар, 280е -инвалид балалар, бары коляскаларда гына хәрәкәт итүчеләр - 120.

Социаль планда инвалидлар өчен иң мөһиме - физик һәм башка төр мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерү, аларга яшәү өчен уңай шартлар тудыру. Бу өлкәдә "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәге, "Кояшкай" балалар приюты, "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре нәтиҗәле эшлиләр. "Тылсым"да тернәкләнү вакыты элек 10 көн булса, быелдан ул 15 көнгә кадәр арттырылды. Ветераннар анда ял итүне санаторийга тиңлиләр һәм теләп йөриләр. Быел гына да "Тылсым"да 300 кеше сәламәтлеген ныгытырга өлгерде. Шуларның яртысыннан күбесе - инвалидлар. Түләве дә нибары 420 сум гына.

"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә районыбыздан 495 инвалид бала дәваланды. Шулай ук Саба, Балтач, Теләче районнарыннан 61 бала тәрбияләнде. Биредә бер ай буе дәвалану чорында барлык чаралар бушлай үткәрелә. Балалар бассейнга йөртелә, "Зилант" спортзалында, "Олимп" боз сараенда, район китапханәсендә булалар. 1-11 сыйныфларда укучыларны өйгә йөреп укыту да оештырылды, андыйлар быел 19 бала. Алар барысы да компьютерлар белән тәэмин ителгән.

Инвалидларның район оешмасы һәр авыл җирлегендә оешкан 29 башлангыч оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшли. Район җитәкчелегенең даими игътибары, һәрьяклы ярдәме белән инвалидлар үзләрен социаль яктан якланган булуларын яхшы тоялар.

Тренерлары Дамир Галиәхмәтов җитәкләгән "Аргамак" спорт командасы республика күләмендәге ярышларда актив катнашып, алдынгы урыннарны алып килә. Валентина Борисова, Валерий Николаев, Альберт Сәләхов, Динар Галимуллин, Зөлфия Әгъләмова, Хәйдәр Гарипов, Зиннур Газизов, Илгиз Якупов, Вячеслав Гордеев һәм башкалар спортка бирелгән чын энтузиастлар.

Инвалидлар даими игътибарга, аралашуга мохтаҗ. Башлангыч оешмалар, социаль яклау органнары белән берлектә, район җитәкчелеге ярдәме белән сезнең тормышыгызны җиңеләйтүгә ярдәм итәргә әзер торалар.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан барыгызга да күңел көрлеге, сәламәтлек, иминлек телим.

Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар җәмгыяте рәисе

фото: http://www.aspg2010.ru/news/za_zhizn_bez_barerov/2010-12-07-2853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X