Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара матурлана

Октябрь аенда чираттагы ял вакытында без гаиләбез белән сәяхәт кылырга булдык һәм, машинага утырып, юлга чыктык. Иң элек Вологда шәһәрендә дусларыбыз янында, аннары Ярославльдә тукталдык һәм, ниһаять, Кукмарага әбиебез Людмила Родыгина-Польская һәм абыебыз Николай Родыгин янына килеп җиттек. Минем элек тә биредә булганым бар иде, әмма бу юлы тормыш иптәшем...

Октябрь аенда чираттагы ял вакытында без гаиләбез белән сәяхәт кылырга булдык һәм, машинага утырып, юлга чыктык. Иң элек Вологда шәһәрендә дусларыбыз янында, аннары Ярославльдә тукталдык һәм, ниһаять, Кукмарага әбиебез Людмила Родыгина-Польская һәм абыебыз Николай Родыгин янына килеп җиттек. Минем элек тә биредә булганым бар иде, әмма бу юлы тормыш иптәшем белән Кукмараны танымадык. Ул шундый үзгәргән. Әби безне музейга алып барды, андый урыннарда булырга яратабыз без. Өстәвенә, бу музей ерак бабам Леонид Родыгин турындагы истәлекләр белән бәйле. Әлеге истәлекләр музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина һәм хезмәткәрләре тырышлыгы белән саклана.

Ерак әбиебез Любовь Родыгина турында да әйтеп китмичә булмый. Аның оныклары, оныкчыклары күп булган. Мин тугач,ул безгә Саратовка кунакка килгән. Абыемны балалар бакчасына илткәндә:"Ваулиннарда икенче очучы дөньяга килде", - дип әйткә. Минем әтием - Вячеслав Ваулин, ул гомер буе югары класслы очучы булды, мин дә аның эзләреннән киттем: очам, Питерда эшлим, күптән түгел 1 класслы очучы исемен бирделәр. Мин әтием белән горурланам.

Әбием үтенече буенча без Жилой Рудник авылына бардык, иске йортларны фотога төшердек. Әби әлеге фотоларны биредән 18 яшендә чыгып киткән тәрбиячесенә җибәрергә тели. Ул үзе монда килә алмый, фотоларга карап, үткәннәрне исенә төшерер.

Шулай ук без Нократ Аланына барып кайттык, яр буенда йөрдек, чиркәүгә кердек. Кызганыч, балык тотып булмады, алга таба бу мөмкинлекне дә күздә тотарбыз. Аннары туган шәһәрем Саратовка юл алдык, анда балыкка барып булды. Ә хәзер без Питерда.

Озак тормыйча Кукмарага кайтырга өметләнәбез. Шәһәр тагын да матурланыр, дигән ышаныч бар. Әниебезне дә алып кайтырбыз, ул да тумышы белән Кукмарадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев