Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара гимназиясендә “Яңа ел бүләге” бәйгесе үтте (+Фото)

Яңа ел - могҗиза бәйрәме. Барыбызда көтеп алган көн. Күтәренке кәефләр, бергә-бергә җыелышып ясаган кар бабайлар, битләрне чеметтереп алучы салкын һава, матур, күптән көтеп алынган бүләкләр - барысы да әлеге бәйрәмнең яме булып тора. Гимназиянең 6нчы белән 7нче сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмгә әзерләнделәр. Игълан ителгән "Яңа ел бүләге" бәйгесенә...

Яңа ел - могҗиза бәйрәме. Барыбызда көтеп алган көн. Күтәренке кәефләр, бергә-бергә җыелышып ясаган кар бабайлар, битләрне чеметтереп алучы салкын һава, матур, күптән көтеп алынган бүләкләр - барысы да әлеге бәйрәмнең яме булып тора.

Гимназиянең 6нчы белән 7нче сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмгә әзерләнделәр. Игълан ителгән "Яңа ел бүләге" бәйгесенә дә җитди карадылар. Һәр укучы үзен күрсәтергә тырышты, кулдан ясаган берсеннән-берсе матур сыннар алып килделәр. Болар барысы да үз уңышларын китерде.

Эшләр остазларча башкарылганлыктан, җюри әгъзаларына бәйгедә урыннарны билгеләргә кыен булды. Әмма шуңа да карамастан, 1нче урын Мостафин Салихка бирелде, 2нче урынны Галимов Раниска тапшырдылар, призерлар өчлеген Әхмәтгалиева Диләрә япты. Шулай ук "яхшы башкару" өчен Миннеханов Рөстәмне, "оригиналь идея"гә Хаматдинова Айшәне, "төсләр үзенчәлеген саклау"га Шайлуллин Әлфисне бүләкләделәр. Бәйгедә катнашучы дипломнарын Абдуллина Зәлия, Аскарова Гузәл, Габбасова Зилә, Габделхәев Булат, Гайфуллин Айнур, Галләмова Римма, Гатауллина Гөлназ, Гыйльманов Алмаз, Димитриев Глеб, Ибраһимова Айгөл, Кәримова Гөлия, Мотыйгуллин Рүзәл, Мөгыйнов Айнур, Салихов Рүзәл, Сәмигуллина Язгөл, Шакирҗанова Филсинә, Шакирова Сөмбел, Шәрәфиева Назилә, Шариткулов Ислам, Шәрифуллина Алинә алдылар.

Бәйгене оештыручылар: Мөбарәкшин Булат, Галләмова Әнисә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk