Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара егете Ильяс Шәрипов“Татар моңы” конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында Кукмара егете Ильяс Шәрипов бәйгенең өч турын да уңышлы үтеп, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Конкурста Үзбәкстан, Казахстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Уфа, Казан шәһәрләреннән 302 кеше катнашырга теләк белдергән булган. Ильяс Кукмара 4 урта мәктәбенең 10 сыйныфында бик яхшы билгеләренә...

"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында Кукмара егете Ильяс Шәрипов бәйгенең өч турын да уңышлы үтеп, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Конкурста Үзбәкстан, Казахстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Уфа, Казан шәһәрләреннән 302 кеше катнашырга теләк белдергән булган.

Ильяс Кукмара 4 урта мәктәбенең 10 сыйныфында бик яхшы билгеләренә генә укый. Кукмара музыка мәктәбенең баян сыйныфында биш ел шөгыльләнү дәверендә районда үткәрелә торган бер генә чарадан да читтә калмый, мәктәпнең укытучылар коллективы белән район Мәдәният йортында үткәрелгән концертларда, спектакльләрдә катнаша. Шуның өстенә синтезаторда, курайда да оста уйный. Физика, математика, татар теле фәннәре буенча район олимпиадаларында җиңеп, республика күләмендә дә катнашырга вакыт таба ул.

Ильяс 6 яшендә үк баянда уйнарга өйрәнә. 1 сыйныфтан ук төбәкара, республика бәйгеләрендә үзенең көчен сыный.

-Хәтерлим әле, 3-4 яшьләр тирәсендә үзләре дә сәнгатькә гашыйк булган әтием Илдус, әнием Рәмзия мине җырларга өйрәтергә теләп, магнитофон тасмасыннан халык җырларын, балалар өчен язылган җырларны тыңлаталар иде. Шуннан "Диңгезче булам" дигән җырны өйрәндем. Балалар бакчасыннан кайткач, кичен минем бер эшем барлыкка килде: шул җырны биш-алты тапкыр кабатлау. Әти-әни, әби-бабайны эшләреннән бүлеп, тезеп утыртам, сәхнәдә чыгыш ясагандай кыланып җырлап күрсәтәм. Күңелемә халкымның җыр-моңын сеңдерергә теләпме яки буш вакытымны файдалы итү өченме (хыял-максатлары нинди булгандыр, белмим), 1 сыйныфка укырга керүгә, өйдәгеләр мине җитәкләп, музыка мәктәбенә алып бардылар.

Музыка мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәндә Ильясның буе бик кечкенә була. Шуның өстенә беренче өйрәнә башлаган уен коралы- "Рубин" баяны да күтәрергә авыр, уңайсыз. Баянын күтәргән килеш егылып та киткән вакытлары була аның. Беренче өч-дүрт ноталы көйләрен өйдәгеләре сөенеп тыңлыйлар, улларына дәрт өстиләр. "Өлкәннәрнең мактау-хуплауларыннан борыннар чөелә иде, -ди ул бу турыда. -Беренче мәлдә уйнавым барып чыкмый, әле бер төймәсе, әле икенчесе дөрес яңгырамый, әмма күңелдә нидер уйный да уйный. Башымны кыңгыр салып, колагымны баянга куеп, и тырышам, и тырышам, көй кебек әйбер чыга башлауга, авызым ерылып китә, шуны башкаларга да ишеттерәсем килә. Тырышлыгым бушка китмәде, баян артыннан башым күренер-күренмәс кенә булса да, мине төрле бәйгеләргә тарта башладылар. Уңышларга ирешүемдә укытучым Илдар абый Мостафинга зур рәхмәтле мин".

Соңгы вакытта Ильяс көйләр язу белән дә мавыга. Баян һәм синтезатор ярдәмендә туган җырларына компьютерда "җан" өрә ул. Әлегә иҗат җимешләрен күңел сандыгына җыеп бара, ә алга таба хыяллары тагын да зур аның.

-Кечкенәдән тыңлап үскәнгәме, халык җырларын чын күңелем белән яратам. Хыялым - халык көйләрен гармунда башкарып, бөтен дөнья буенча татар моңын ишеттерәсем килә. Шундый хыяллар белән музыка мәктәбен тәмамлагач, баяннан тыш гармунны да үземә юлдаш итеп алдым. Иң элек белгән көйләремне генә уйнарга өйрәнсәм, аннан соң танылган гармунчылар Флера Хөрмәтова, Рөстәм Вәлиев, Ринат Валеевларның язмаларын тыңлап, гармунда уйнау сәләтемне чарлый башладым. Шушы уен коралларында уйнау белән беррәттән буем да үсте, яңадан яңа әсәрләрне өйрәнәсе килү теләге миндә ихтыяр көче дә тәрбияләде, яңа бәйгеләргә омтылыш уятты. Хәзер инде алдагы тормышымны моңлы дусларым - баян белән гармунымнан башка күз алдына да китерә алмыйм", - ди Ильяс.

Ильясның уңышлары: "Шаян егетләр" вокаль ансамбле составында "Созвездие" - "Йолдызлык" телевизион конкурсында 1нче урын; "Яңа гасыр" каналындагы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында балтачлыларны җиңү, "Арча ягы - данлы Тукай ягы" республика бәйгесендә 2007 елда I дәрәҗә дипломант, 2008 елда II дәрәҗә лауреат исемнәре, 2009 елда Нократ Аланында узган "Чын күңелдән уйныйбыз, җырлыйбыз" дигән төбәкара конкурста "Кече солистлар" номинациясендә беренче урын, Рамил Курамшин исемендәге IX республика баянчылар конкурсында III дәрәҗә лауреат, "Халык уен коралларында уйнаучы балаларның Ринат Илаев исемендәге республика бәйгесе"ндә I дәрәҗә диплом, республика этнокультура фестивалендә лауреат.

фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk