Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлеге шоферы руль артында гына утырмый

Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдан-туры булмаса да, игелек кылу белән бәйле. Үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегендә инде утыз беренче елын шофер булып эшләүче Рамазан Гыйльметдинов - шундыйларның берсе. Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алу шоферның машина белән ничек идарә итүеннән дә тора бит....

Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдан-туры булмаса да, игелек кылу белән бәйле. Үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегендә инде утыз беренче елын шофер булып эшләүче Рамазан Гыйльметдинов - шундыйларның берсе. Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алу шоферның машина белән ничек идарә итүеннән дә тора бит. Янсыбы авылында туып-үскән Рамазанның, инде аңлашылганча, тәҗрибәсе зур: машина йөртү таныклыгын ул әле Кукмара беренче мәктәбендә укыганда ук алган. Бу һөнәре Кытай чиге буенда хәрби хезмәт үткәндә дә ярап куйган.

Армиядән кайтып, бер ел колхозның сөт ташу машинасында эшләгәннән соң ул үзәк дәваханәгә урнаша. Бер очрак гомер буена хәтеренә сеңеп калган.

-Эшли башлаган гына чагым. Тимер юл вокзалыннан "бер хатын бәби таба " дигән хәбәр алынды. Нырья авылында туып-үскән фельдшер Катя белән шунда ашыктык. Әлеге хатынны Казан дәваханәсе табибларына күренергә җибәргәннәр икән. Машинада бәбәйләде. Мин фельдшерга булышып, ул кушканнарны үтәп тордым. Шулай итеп, сабыйның кендек әбисе белән бабасы булдык,- дип елмая әңгәмәдәшем. Кирәге чыга икән, хәзер инде ул беренче медицина ярдәме дә күрсәтә ала: ике ел чамасы элек махсус курсларда белем алган.

Шоферга руль артында гына утырырга туры килми. Машинасын карап, төзек хәлдә тотуның мөһимлеге турында әйткән дә юк. Авыруны дәваханәгә алып китәргә кирәк булган очракта, үзе йөрерлек хәлдә булмаса, өеннән күтәрешеп алып чыгарга, Ашыгыч ярдәм бүлегенә алып керергә, аннары тиешле дәвалау бүлегенә озатырга кирәк. Ә бит хасталарның төрле авырлыктагысы була.

-Ярый әле хәзер лифт бар, элгәре өске катларга күтәреп менәргә туры килә иде,- ди Рамазан.

Билгеле, бүгенге көндә шартлар башка. Ашыгыч ярдәм машиналары уңайлы, заманча җиһазландырылган. Авырулар гына кимеми. Кичен, төнлә, һава торышы бозылганда чирләр көчәя, чакырулар да арта, дигән сүз. Димәк, шоферга да уяу булырга, җитезлек күрсәтергә кирәк. Үзе әйтүенчә, һәр очракны йөрәгенә якын кабул итә икән.

Тынгысыз аның хезмәте. Шуңа карамастан, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә комачау итми. Тормыш иптәше Эльмира аны яхшы аңлый, чөнки үзе дә кияүгә чыгу белән дәваханәгә урнашып, кардиология бүлегендә бүгенгәчә буфетчы булып эшли. Ягъни гаилә һәм хезмәт стажлары бер чама: утыз ел. Заманында кооператив фатир алып, шунда матур гомер кичереп, ике бала үстергәннәр. Кызлары Энҗе Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, уллары Руслан да шушы эздән китеп, Арча педагогия училищесында белем алган. Бу һөнәрләре буенча эшләмәсәләр дә, күңелләренә якын юлларны тапканнар.

Әйе, һәркемнең бу дөньяда үз юлы. Аны кешеләргә кирәкле һәм хөрмәткә лаек булып үтү бәхет түгелмени!

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk