Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбенең ветеран укытучысы озак еллар көндәлекләр алып барган

Кукмара 4нче урта мәктәбендә озак еллар китапханәче, укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта Иске Пенәгәр авылы имамы вазыйфасын башкаручы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов озак еллар буе көндәлекләр алып бара икән.

-Зыятдин хәзрәт, көндәлекләрне сез кайчан яза башладыгыз?
-1989 елда Кукмара 4нче урта мәктәбенә эшкә килдем. Беренче көннән үк мәктәп көндәлеген булдырып, шушы коллективның бар тормышын яктыртып бардым. Бүгенге көндә бу язмалар мәктәп тарихының аерылгысыз өлеше булып торалар. Күптән түгел алар китап булып басылып чыкты.
-Шәхси көндәлекләр алып барасызмы?
-Бик сирәк кенә зур вакыйгаларны язып куям. Күбрәк үзем эшләгән урын белән бәйле язмалар җыела. 2006 елда Иске Пенәгәр мәчетенә имам итеп билгеләнгәч, ел мәчет көндәлеге алып бардым. Аны да мәчетнең 180 еллыгы бәйрәменә китап итеп чыгардык.
-Сезнең китаплар белән танышып буламы, халык укыймы?
-Мәктәп көндәлеге мәктәптә саклана, мәчетнеке - мәчетебездә. Бик коры язылган, күбрәк фактлар гына бирелгән, укылырлар микән дип борчылган идем. Чират торып укыйлар. Белмим, ни өчен шулкадәр кызыксыналардыр? Рәхмәт тә әйтәләр әле.
-Сез бит әле озак еллар укучылар белән археологик экспедицияләргә йөргән кеше. Аларның да язмалары бармы?
-Әлбәттә, 1989 елдан 1996 елны кертеп, аннан 10 ел туктап торып, 2006-2008 елларда Болгар археологик экспедицияләре көндәлекләре алып барылды. 1999 елда Кукмарада уздырылган казу эшләре турындагы язмалар да саклана. Алар тарихи яктан да, анда катнашкан укучыларның фикерләре белән язылган булуы белән дә бик кызыклы. 4-6 сыйныфларда укыган балалар күбесе хәзер инде укып чыгып, төрле урыннарда хезмәт итәләр. Әмма Болгар алар күңелендә онытылмаслык булып калган. Беренче очрашуда ук шул казу эшләре турында сөйләшә башлыйлар. Аларның шул вакыттагы истәлекләре дә саклана.
-Китап итеп чыгарырга уйламыйсызмы?
-Аллаһның рәхмәте белән, 28 ел көткәннән соң Болгар көндәлекләрен бастыруга хәзерләп тапшырдым. Алар ике китап булып чыгачак, мин үзем дә зарыгып көтәм инде.
-Ул китапны ничек табарга мөмкин булыр?
-Кызыксынган кешеләргә, бигрәк тә үзләре Болгар экспедицияләрендә катнашкан элекке укучыларыбызга минем үземә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "ВКонтакте" социаль челтәрендә шәхси битем бар (Зиятдин Назмутдинов), шунда телефон номерым күрсәтелгән.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, яңа китабыгызны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев