Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комсомолец Рәхи - минем абыем ул!

1990 елга кадәр мәктәпнең әдәбият китапларына кертелгән, укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән "Комсомолец Рәхи бәете"ндә урын алган Рәхи исемле егет минем абыем була ул. Аның әтисе белән минем бабам - бертуганнар. Кем соң ул Рәхи? Шушы сорауга җавап эзләп, мин бабама мөрәҗәгать иттем. Аның сөйләвеннән мин шуны аңладым: искиткеч...

1990 елга кадәр мәктәпнең әдәбият китапларына кертелгән, укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән "Комсомолец Рәхи бәете"ндә урын алган Рәхи исемле егет минем абыем була ул. Аның әтисе белән минем бабам - бертуганнар. Кем соң ул Рәхи?

Шушы сорауга җавап эзләп, мин бабама мөрәҗәгать иттем. Аның сөйләвеннән мин шуны аңладым: искиткеч сәләтле, булдыклы кеше булган шул ул комсомолец Рәхи. Сәхнәдә бер генә спектакль, бер генә бәйрәм, иҗади кичә аннан башка үтмәгән. Матур җырлау, сөйләү, аралашу сәләтеннән тыш, ул бик оста гармунчы булган. Авылга кайткан беренче машинаны да ул иярләгән. Шушындый күпкырлы сәләтле кешегә кулак Гомәр аяк чалырга тырышкан, мәкерле планын ул шактый вакытлар тормышка ашыра алмаган. 1936 елның салкын февраль аенда, Рәхинең сөйгән кызын озатып кайтуын сагалап торып, ул үз дигәненә ирешә: аңа пычак белән кадый. Кукмара шифаханәсендә өч көн үлем белән тартышканнан соң, 21 яшьлек егет күзләрен мәңгелеккә йома. Әтисе Зәкиулла абзыйның нигезе зират белән янәшәдә була. Ул малаен якын гына урынга күмдерә, 30 еллап баласының каберенә эзне суытмый, көн саен барып, кабере кырыена утырып, улы белән сөйләшеп кайта.

Ачык суд авыл клубында ясала. Залда энә төртерлек тә урын булмый. Авыл халкының ачуы чиксез була: "Алар кулына тапшырсаң, Гомәрне өзгәләп аткан булырлар иде,"- дип, искә ала ул вакытта судның секретаре булган комсомолка Хабибҗамал апа Сәгыйдуллина. Суд гадел хөкем чыгара: Гомәр гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә.

Абыемның кабере әле дә караулы, туганнары аны чистартып, чардуганын буяп торалар. Ул яшәгән урам аның исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk