Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешегә начарлык эшләсәң, үзеңә әйләнеп кайта

Арабызда сәер адәмнәр дә очрый. Үзләренчә кызык эшләгән булалар, әмма андыйлар уен-көлкедән ерак торалар. Башкалардан көләргә, җае чыккан саен мыскыл итәргә яраталар. Үзләрен акыллыга санап йөриләр, ә эшләре чыпчык тезеннән генә була. Садистлар кебек үз гамәлләреннән тәм табалар, ләззәт алалар бит әле, башкалар уңышка ирешсәләр, андыйлар шатланмый, кара янып йөри....

Арабызда сәер адәмнәр дә очрый. Үзләренчә кызык эшләгән булалар, әмма андыйлар уен-көлкедән ерак торалар. Башкалардан көләргә, җае чыккан саен мыскыл итәргә яраталар. Үзләрен акыллыга санап йөриләр, ә эшләре чыпчык тезеннән генә була. Садистлар кебек үз гамәлләреннән тәм табалар, ләззәт алалар бит әле, башкалар уңышка ирешсәләр, андыйлар шатланмый, кара янып йөри.

Галәүдә мондый сыйфатлар башлангач сыйныфларда чакта ук күренә башлады. Аның белән тәрбия эше алып барылмады, бала нәрсә тели шуны эшләде. Укуы да начар, катлаулырак биремнәргә теше үтми, дустыннан күчерә. Укудан тәм тапмагач, күп вакыт дәрестә сөйләшеп, иптәшләренә комачаулап утыра. Ә дусты - башлы малай, катлаулы биремнәрне көнбагыш чирткән кебек кенә чишә, кешелекле, ярдәмчел, дустына контроль эшләрне дә эшләп бирә, шуңа да тегесенең билгеләре яхшы. Укытучы телдән сораса, такта янына чыгарса гына эш харап - икеле алып керә. Аның каравы Галәү дәрес бозып, кәмитләр күрсәтеп иптәшләрен көлдерүдән тәм таба, ләззәт ала. Башкалар тирләп-пешеп эшләп утыра, алар алдына кәгазьләр очып килеп төшә, я килә дә, көтмәгәндә берне төртеп җибәрә - сискәнеп китәләр, кызык була. Дәфтәр битләре бик матур - хәреф саен хата, кып-кызыл.

Бервакыт укытучы өйгә катлаулы эш бирде, беркем дә чишә алмаган, ә теге дусты чишкән. Ну кызык итте дә үзен - дәфтәрен җыеп куеп икеле алдыртты. Дустыннан гел шулай көләргә ярата иде, сугыша башласалар көче җитә иде шул. Бервакыт акчасын урлады. Әй эзли теге, таба гына алмый, кызык булды. Күптән Галәү корсагында туңдырмага әверелеп ята бит инде ул. Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша үзе. Ачык авыз булмыйлар аны. Икенче вакыт берәүнең телефонын урлап, дустының сукмасына салды. Таптылар, ничек акланырга белми. Бишлеләр белән масаеп йөрмәсен әле, аңа да оят булсын. Бервакыт яңгыр ява, пычрак ерып кайталар иде. Аяк чалып екты, бака кебек пычракка барып төште теге, бөтен бите, киемнәре буялды. Әй, кызык булды! Бер өмә вакытында мәктәп тәрәзәсен ватып, дустының сумкасын шунда тыгып куйды - янәсе ул ваткан. Кызык булмады, сизмичә калдылар. Урманга икәү сәяхәткә баргач та, алдап куе әрәмәлеккә алып керде, адаштырды, үзе качты. Икенче көнне сораштыра бит әле - имеш, адашкан ул, син кайда иден, эзләмәдең, булышмадың, үзең дус булып йөрисең. Өлкән сыйныфка җиткәч, үсмерләрдә гашыйк булу, мәхәббәт романнары башланды. Дустының да сөйгәне бар иде. Эш үбешүгә үк барып җитмәсә дә, бер-берсен бик якын иткәннәре ярдәмләшүләреннән беленеп тора, күзләрен бер-берсеннән ала алмыйлар. Алар арасына да кара мәче җибәрде. Гайбәт таратты: имеш, дусты укуда гына түгел, мәхәббәт өлкәсендә дә уңышка ирешкән. Шәһәрдән кайткан чит бер чибәр белән үбешеп торалар, ди. Аерыла алмыйлар, бергә төн дә үткәргәннәр.

Шундый булып үсеп җитте Галәү, хәйләкәрлек, астыртынлыкта аңа тиңнәр юк иде. Дусты белән юллары аерылды, анысы югары уку йортын тәмамлады, дәрәҗәле эшкә урнашты. Галәү механизатор булды. Укыйсы килмәгәннең эшлисе дә килми икән. Аннан-моннан чумара эшләп, күп акча каерырга гадәтләнде. Кешедән көлү, зыян итүнең нчар икәнен үз башына төшкәч кенә аңлады. Кем икәнлеген тиз төшенеп алдылар, аңа каршы үз методларын кулландылар.

Берзаман тәгәрмәчләре һавасын чыгарып йөри башлады. Сүтеп карарга иренде, төзексезлекнең сәбәбен аңлау өчен айлар кирәк булды, гел камерасын кабартып азапланды. Үзенә зыян салган адәмнәрнең берсе шулай эшләде. Моторы кабынмыйча, кирәк чакта сүнеп азаплады. Кешеләр аннан читләшкән иде, ярдәмгә килүче булмады. Бер туганы ярдәм итте - ягулык багына ком-тоз салганнар икән, яхшылап чистартырга туры килде. Кабинасыннан курткасы белән эчендәге телефонын урладылар - үзе дә шулай итә иде бит! Карганып, нәләт укып барганда сизгерлек югалды, авариягә эләгеп чак исән калды, каты имгәнде. Икенче вакыт кабинасында башланган "ярты" онытып киткәннәр, шатланып тизрәк җыеп куйды. Аракы агуланган булган, чак исән калды - табиблар кешелекле шул.

Шулай башкаларга эшләгән дуңгызлыклары үзенә кире кайта башлады. Кешегә зыян китерүнең начар икәнен үз башына төшкәч кенә аңлады. Ләкин соң иде инде. Авыру-сызлаулардан интекте, тормыштан тәмам туйды, яшисәләре килми башлады. Яшәргә көч бирергә дуслары да юк иде, беркемгә дә кирәк кеше булып чыкмады. Башкаларга китергән бәлаләре, бәхетсезлеге үзенә әйләнеп кайтты, үз-үзенә кул салды.

Рәхимҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВА

фото: http://www.vgorode.ru/people/showBlog/sort/2/blogId/11522267?page=67

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk