Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем булды икән?

Бу язманы безгә Кукмараның Чехов урамында яшәүче Камил абый Минһаҗев алып килде. "Кызлар, "Сөембикә" журналының 2001 елда чыккан бер санында әлеге язма бар иде. Укып карагыз әле, игелек эшләгән кеше кем булды икән? Бәлки өлкән яшьтәге газета укучыларыбыз арасында аны танучы булыр?"- диде ул.. "Тарих мең дә тугыз йөздә..." дигән...

Бу язманы безгә Кукмараның Чехов урамында яшәүче Камил абый Минһаҗев алып килде. "Кызлар, "Сөембикә" журналының 2001 елда чыккан бер санында әлеге язма бар иде. Укып карагыз әле, игелек эшләгән кеше кем булды икән? Бәлки өлкән яшьтәге газета укучыларыбыз арасында аны танучы булыр?"- диде ул..

"Тарих мең дә тугыз йөздә..." дигән язманы укыгач, мин бераз елап алдым. Мең тугыз йөз утыз тугызынчы елда гына тусам да, мин ул чорның шомын хәтсез татыдым. Әти сугышта һәлак булган. Әни мине сигез айлык вакытта әбиемә ташлап китеп барган. Әбием заманында Кече Кирмәннең атаклы бай кызы булган. Шул мескен әбием сугыш һәм сугыштан соңгы елларда хәер сорашып, мине ач үлемнән йолып калды. Ачлык өстенә үземнән олы яшьтәгеләрнең һәм үз яшемдәгеләрнең мине кыерсытулары өстәлде. Үземне мыскыл иткән сыйныфташ кызлар: "Кулак калдыгы, апага әйтәм", - дип кенә кычкыралар иде. Белеп кычкыралар, чөнки укытучы апа да мине өнәми. Сәбәбе бар- аның ире НКВД частенда хезмәт итеп кайткан кеше. Ә мин, әйткәнемчә, кулак калдыгы. Әбием миңа байтак истәлекләр сөйләде. Минем әбиемә һәм барлык туганнарыма хокук алып биргән изге шәхес кызыксындыра мине. Безнең йорт иске Казан-Уфа юлыннан унбиш адымда гына урнашканлыктан, Казан, Уфа, Кукмара якларына йөрүчеләр тукта-лып, безгә еш керәләр иде. Бервакыт йортыбыз янына бер җиңел автомобиль туктаган. Шуннан бик сөйкемле, яхшы киемле бер ир кеше чыккан да ишек алдына кергән. Әбием белән исәнләшкәч: "Юынып алырга су кирәк иде", - дип сораган. Әбием су алып чыккан. Ир заты рәхәтләнеп юынган. Бераз вакыт сөйләшеп, гәпләшеп утырганнар. Шунда олы түрә безнекеләрнең хокуксыз кулаклар икәнлеген белгән. Өйдәге хәерчелекне күргәч, автомобиленнән биш олы шакмак шикәр алып кереп биргән. "Бер дә кайгырма, җиңги, сезнең кулаклыгыгыз инде беткән, ике атнадан Казаннан язу килер, хокуклы булырсыз", - дип китеп барган. Чыннан да, нәкъ ике атнадан әбием һәм башка туганнарым тулы хокуклы булганнар. Кем булды икән ул изге җанлы Ходай бәндәсе! Әбиемнең: "Аны Кукмарада "пулный музикә" белән күмгәннәр", - дигән сүзләре хәтердә калган. Мөмкин булса, шул кешене табып, аңа дога ирештерергә иде бит...

42 ел шофер булып эшләп пенсиягә чыккан "егет".

Хамис БАТЫРОВ. Мамадыш районы, Иске Завод авылы.

Редакциядән: Изге җанлы Ходай бәндәсенең кем икәнен белсәгез, 2-65-59 номерына шалтыратып хәбәр итсәгез иде.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk