Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кардәшем, балаң туган телен беләме?

Һәрбер әти-әни баласына яхшы тәрбия, төпле белем, һөнәр бирү белән беррәттән, анда үз милләтенә, теленә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. Әмма без дөньяга беренче аваз салган баланы кулыбызга алуга, аны үзебезнең туган телебездә "кызым", "улым" дип түгел, "сыночек", "доченька", вот бабуля", " вот дедуля" дип сөеп-сөеп рус теленә өйрәтә башлыйбыз. Хәзерге...

Һәрбер әти-әни баласына яхшы тәрбия, төпле белем, һөнәр бирү белән беррәттән, анда үз милләтенә, теленә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. Әмма без дөньяга беренче аваз салган баланы кулыбызга алуга, аны үзебезнең туган телебездә "кызым", "улым" дип түгел, "сыночек", "доченька", вот бабуля", " вот дедуля" дип сөеп-сөеп рус теленә өйрәтә башлыйбыз. Хәзерге заманда рус телен белү бик кирәк, әмма туган телне оныту хисабына түгел бит. Икесен дә белсен, өстәмә чит телләрне өйрәнү дә комачау итмәс. Ләкин кайбер әниләр баласын күкрәк сөтен имезеп үстерә, шул ук вакытта аны бер авыз татар сүзеннән мәхрүм итә. Үскәч, алар моның өчен безгә рәнҗемәсләрме?

Татарлар кайда гына яшәми: Финляндия, Германия, Америка, Австралия, Төркия, Кытай һәм башка илләрдә дә очратырга була аларны. Һәммәсе чиста итеп үз туган телендә сөйләшә. Югыйсә, татар мәктәпләрендә укымыйлар бит, туган телләренә гаиләдә әти-әниләреннән өйрәнеп үсәләр. Ә безнең күбебез туган ягыбызда, милләттәшләребез арасында яшәсәк тә, үз телебездә бер җөмлә төзеп сөйләшә алмыйбыз. Үзенең тамырларын, үткәнен, туган телен белмәгән кешенең ата-анасы илсез-көнсез, милләтсез, динсез булып чыгамы?

Мондый хәлгә башка милләт халкы да аптырап карый, еш кына: "Нишләп сезнең балаларыгыз үзләренең туган телендә сөйләшмиләр?" - дип сорыйлар. Аларның үзләрендә мондый хәл юк бит. Балаларыбыз "мамуля, папуля, бабуля, дедуля" дип әллә нинди "койрыклар" тагып, матур итеп дәшәргә тырышсалар да, бу инде үз телеңдә әнием-әтием дип әйтүгә җитми.

Теле, милләте булмаганнарның иле дә юк бит, җәмәгать! Нишләп татар халкы үз теләге белән диненнән, милләтеннән, теленнән ваз кичәргә әзер? Үз телебездә сөйләшүдән безне беркем дә тыймый, үз телебездә укырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Үз-үзебезне хөрмәт итәргә өйрәник, юкса киләчәгебез бик аянычлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk