Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге эшләрнең берсе

Әбиләр чуагының матур бер көнендә Адай авылында чишмә ачу тантанасы булды. Су буеннан ишетелгән музыка тавышы, әйтерсең лә, халыкны үзе янына дәште.

Бай тарихы булган Адай авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Алып тавы, Шәех бабай коесы, куе таллы Бөр буйлары авылны тагын да сихри, әкияти итә. Үзенең тырыш, киң күңелле, ярдәмчел халкы белән дә горурлана ала авыл. Кайсы гына урамына керсәң дә, йортлар төзек, ишегаллары чиста, бакчалар чәчәккә күмелгән...
Без килгәндә чишмә янына өстәл әзерләнгән, самавыр кайнап утыра иде. Ак яулыклы өлкән кунаклар эскәмияләрдә, ә яшь-җилкенчәк тау битендә урын алды.
Авылда быел зур эш башкарылган: Изгеләр коесы, Кирәмәт, су буе чишмәләре яңартылган. Тантана су буенда урнашкан чишмә янында булды. Бәйрәмне алып баручы Хәлимә апа Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, әлеге чишмә элек-электән бөтен авылга хезмәт күрсәткән: анда кер дә чайкаганнар, мунчага, хуҗалык эшләренә дә суны шуннан ташыганнар. Ә авылның абыстае Миңсылу апа Хәнәфина чиләк-көянтәне яшь буынга тапшырып: "Менә, яшьләр, карагыз, без шушылай итеп суга бара идек, сез дә әти-әниегезне, өлкәннәрне хөрмәтләп, чишмә суыннан чәйләр куеп эчерегез. Чишмәгә юл бетмәсен иде" , - диде.
Әлбәттә, чишмәләрне төзекләндерү мактаулы, шул ук вакытта шактый чыгымнар сорый торган эш. Мәчет картлары башлап җибәргән әлеге эшнең матди кыенлыкларын бөтен авыл халкы бергәләп хәл итә. Авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Бәдегый улы Фәттәховка да ярдәм сорап баргач, кире какмый. "Сусыз кешелек дөньясын күз алдына да китереп булмый, шуңа күрә бу изге эштә мин булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыштым" , - диде ул.
Авылның мулласы Рафаэль абый Хәлиуллин сүзен дога белән башлады. Ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде:
-Чишмәләрне торгызыйк дип йөри башлагач, шикләнеп караучылар, "Була торган эш түгел бу", - дип әйтүчеләр дә булды. Ходайның рәхмәте, тырыштык, чишмәләр төзекләнде. Авыл халкының, күрше авылларның, читтә яшәүче якташларыбызның да ярдәме зур булды. Рәхмәт барчагызга да.
Бәйрәм уен-көлке, җыр-моң белән дәвам итте. Гөлчирә Миннемуллина үзенең шигырьләре, Илсур Хәсәнов дәртле биюе, Сания Зыятдинова, Фәния Хәбибуллина, Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Гөлсинар Хәйруллина, Дамира Галимҗанова, Равил Вәлиевлар матур җырлары белән сөендерсә, Адай авылының атаклы гармунчысы Нуретдин абый Фәхертдинов тальянында "сиптерде". Кукмарадан килгән кунак Ленар Баймиев, Адай авылы халкын котлап, матур җырларын башкарды.
Бәйрәм барлык кунаклар алып килгән сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән чәй табыны янында тәмамланды. Чишмә суыннан кайнатылган чәйдән дә тәмлерәк нәрсә бар соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk