Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“IT Кукмор" компьютерны җентекләп өйрәнергә булышачак

Тиздән бистәбездә "IT Кукмор" җәмгыяте үз эшен башлап җибәрәчәк. Инде болары нәрсә җитештерә, яисә нинди товарлар белән сату итәр икән диярсез?! Сәүдә өлкәсеннән шактый ерак булган әлеге җәмгыять укучылар, яшьләр, өлкәннәргә компьютер һәм дизайн белән бәйле махсус курслар үткәрүне үзенә максат итеп куя. Бу хакта тулырак сөйләү, яңалыклар, уку тәртибе...

Тиздән бистәбездә "IT Кукмор" җәмгыяте үз эшен башлап җибәрәчәк. Инде болары нәрсә җитештерә, яисә нинди товарлар белән сату итәр икән диярсез?! Сәүдә өлкәсеннән шактый ерак булган әлеге җәмгыять укучылар, яшьләр, өлкәннәргә компьютер һәм дизайн белән бәйле махсус курслар үткәрүне үзенә максат итеп куя. Бу хакта тулырак сөйләү, яңалыклар, уку тәртибе белән тәфсилләбрәк таныштыру өчен җәмгыятьнең җитәкчесе Илназ Хөрәмшинга мөрәҗәгать иттек.

-Кукмарада ачылачак әлеге үзәктәге уку курсларына теләге булган һәркем кабул ителә ала. Укучылар иң элек әзерлек төркемендә компьютер графикасы нигезләренә өйрәнәләр. Алга таба кемнең нинди юнәлештә сәләте яхшы булудан чыгып, алар программист һәм дизайнер төркемнәренә бүленеп, укуларын дәвам итәләр, - ди Илназ Хөрәмшин. - Программистлар веб-сайтлар төзү һәм төрле программалар язу өчен кирәк булган программтелләрне үзләштерәләр, компьютерлар һәм автоматлаштырылган машиналар өчен программалар язарга өйрәнәләр, кәрәзле телефон, смартфоннар өчен приложениеләр әзерлиләр. Дизайнерлар юнәлешендә исә "Corel Draw" һәм "Photoshop" ярдәмендә дизайн нигезләрен өйрәнү, дизайн программаларын эшләү каралган. Шулай ук уку барышында сайтлар дизайнына, фото һәм видеоредакторлар белән дә эшләргә өйрәнү мөмкин булачак. Профессионал дәресләрдән тыш, Бердәм дәүләт имтиханнары һәм олимпиадаларга әзерлек буенча да дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Укучылар өчен түләү - аена бер мең сум. Атнага - биш, айга 20 дәрес була. Димәк, бер дәрес 50 сумга төшә. Без өлкәннәр өчен дә махсус курслар оештырабыз. Әйтик, компьютер ликбезы, сәркатиплек эше, компьютерда эшләр башкаручы, система администраторы һәм башка курсларда укыту мөмкинлегебез дә бар. Әлеге төр курсларның бәясе исә уку төренә карап билгеләнәчәк.

-Мәктәп укучылары ничә яшьтән кабул ителәләр?

-Курсларга 5нче сыйныфтан башлап язылырга мөмкин. Әгәр дә баланың сәләте бар һәм ул мәгълүматны тиз арада үзләштерә икән, ул алты ай урынына ике-өч атнадан ук укытуның алдагы этабына күчерелә ала. Барлык укыту курслары да Казан шәһәреннән килгән белгечләр ярдәмендә алып барыла.

-"IT Кукмор" җәмгыяте укытудан тыш тагын нинди хезмәтләр күрсәтәчәк?

-Балалар бакчалары, мәктәпләр, аерым оешмалар, шәхси кешеләрнең компьютерларын ремонтлау, сайтлар ясау, аларны тутыру, көндәлек яңартып тору, ландшафт һәм интерьер дизайны эшләрен башкарачакбыз. Мәктәптән бирелгән ноутбукларга, укытучылары белән аерым килешү төзеп, 50 процент ташлама белән ремонт һәм хезмәт күрсәтергә планлаштырабыз. Кыскасы, хыяллар, теләкләр зурдан. Тырышып эшлисе генә кала.

Тулырак мәгълүмат белән itkukmor.ru сайтында танышырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 89046686969

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk