Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илзия Харисова: "Рифә Рахманның иҗат кичәсе студент елларыма алып кайтты"

Зур Кукмара мәдәният йортында якташым, галимә, тәнкыйтьче, талантлы шагыйрә Мәмәшир авылы кызы Рифә Фәтхрахман кызы Харрасованың 55 яшьлек олуг юбилее хөрмәтенә иҗат кичәсе гөрләде. Әлеге кичә мине студент елларыма алып кайтты дисәм, һич кенә дә ялгышу булмас.

Рифә апаны мәдәният йорты фойесында күрүгә үк, аның белән узган дәресләр, ул сөйләгән үтемле лекцияләр, төпле киңәшләре бермәл күз алдыма килде. Мәктәптә белем алган чагымда мин аның шигырь китапларын үзебезнең район китапханәсеннән күпләп алып укый идем. Иң беренче аның белән танышуым да китап бите аша булды. Шигырь җыентыгын ачып җибәрүгә, шомырт төсле чем кара күзле, мөлаем, сөйкемле Рифә апаның елмаюы күңелемә кереп урнашты.

Үзем дә иҗатны, әдәбиятны якын иткәнгә, язмыш мине Казан дәүләт федераль университетының филология бүлегенә алып килде. Нәкъ монда, моңарчы китап битләре аша гына таныш булган Рифә апаны очрату насыйп булды. Аның беренче лекцияләргә елмаеп, әле яңа гына авылдан килеп Казан тормышына ияләнеп баручы студентларның сорауларына матур итеп чыркылдап җавап бирүенә, һәр дәресен үтемле итеп аңлатып, кирәк җирдә мактап, ялгышлар вакытында ачуланып алуы һәрберсе бүгенгедәй исемдә. Туган ягыбызны сагынып утырган мизгелдә дә, янәшәмдә якташым Рифә ханымның булуы миңа укуда зур этәргеч бирде. Гадәттә укуда ялкаулык күрсәткән сабакташларым арасында: "Сезнең яктан булгач, имтихан вакытында сез кукмаралыларны яклар инде ул", - дигән төртмәле сүзләре күңелгә тия иде тиюен. Иң беренче чиратта без, кукмаралылар, Рифә Фәтхрахман кызын хөрмәт итү йөзеннән, аның һәр лекциясенә йөреп, бирелгән биремнәрне җиренә җиткереп үтәп, һәр әсәрне укып, мөгалимә кушканча тирәнтен анализлап, төне буе имтиханнарга хәзерләнә торган идек. Әлбәттә, мондый тырышулардан соң эшебезнең нәтиҗәсе "бишле"лек итеп бәяләнә. Рифә апаның безне укыту дәверендә аның бер студентны да аермавы, киресенчә, һәрберсен үз баласы сыман якын итүе, үзендә булган белемне укучы күңеленә тирән итеп салырга теләве миндә горурлык һәм соклану хисләре уятты. Ялкау, әдәбиятны үз итәргә теләмәгән, биргән белемне аяк астына салып таптарга тырышкан студентларны ачулануы да гадәти күренеш.

Рифә апа һәрчак Кукмарага ашкынып кайта, һәр студентын танып, хәлен сораша, иҗаты белән кызыксына. Ул туган ягында янә кадерле кунак: кичәгә аны хөрмәт иткән, яраткан тамашачысы, якташлары зал тутырып җыелган. Һәрберсе Рифә апаның һаман да яшь калуына, бер дә үзгәрмәвенә соклана. Аның белән бергә шатлыгын уртаклашырга дип кайткан бер төркем каләмдәшләре дә аны мактый, үз эшенең остасы булуын сәхнәдән горурланып җиткерә, һәрберсе Рифә белән бәйле кызыклы хатирәләрне барлый. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина юбилярны, "Район күләмендәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләве шагыйрә өчен генә түгел, без - студентлары өчен дә сөенечле вакыйга. Бәйрәм кичәсендә нәфис сүз, аңа атап башкарылган матур җырлар, изге теләкләр - барысы да Рифә Фәтхрахман кызына булган олы хөрмәтне күрсәтте. Зур Кукмара мәдәният йорты хезмәткәрләре дә шагыйрәнең юбилее хөрмәтеннән "Сайласаң сайламасаң" дип исемләнгән драмадан өзекне тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерде.

Бүгенге көндә телебез, милләткә куркыныч янаган вакытта Рифә Рахман һәм аның каләмдәш дусларының бу аяныч хәл өчен чын күңелдән борчылып, ана телебезне саклап калырга тырышулары якты киләчәк барлыгына өмет хисе уята. Ана теле, татар милләте үткен каләмле, әдәбият өчен бөтен йөрәге белән янып йөрүче язучылары, шагыйрьләре булганда һичшиксез яшәргә тиеш. Әлеге кичәдән мин шушы уй һәм остазыма булган чиксез соклану хисе белән кайттым.

Илзия Харисова, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев