Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат эше бакча эшенә тиң

Уңыш биргәнчегә кадәр җирләрне кат-кат эшкәртүне сорый торган мәшәкатьле бакча эшенә тиңлим мин иҗат эшен. Язмаларымны да кабат-кабат төзәтмәләр кертеп, күчереп язам (икътисадчы эшем дә шулай бөртекләп, "казынып", һәр тармакны анализлап бара торган эш иде), редакциягә юллап, басылып чыкканын көтәм, аннары газета битендә күреп сөенәм. Бу эшне яратып, күңел биреп...

Уңыш биргәнчегә кадәр җирләрне кат-кат эшкәртүне сорый торган мәшәкатьле бакча эшенә тиңлим мин иҗат эшен. Язмаларымны да кабат-кабат төзәтмәләр кертеп, күчереп язам (икътисадчы эшем дә шулай бөртекләп, "казынып", һәр тармакны анализлап бара торган эш иде), редакциягә юллап, басылып чыкканын көтәм, аннары газета битендә күреп сөенәм. Бу эшне яратып, күңел биреп эшләгәндә генә башкарып чыгарга була. Китап язуга караганда мәкалә язу шактый катлаулы эш. Монда "җәелеп" китеп, җөмләләрне "чәчәкләп-бизәкләп" булмый. Бар мәгънә - кыскалыкта.

Язмаларымны бастырып барган "Хезмәт даны" газетасының мөхәррирләрен гел искә алам. Әхмәт Фәтхуллин эшләгән чорда миңа редакциянең беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия бирелде. Журналистлар Нурулла Шәрифуллин, Хафиз Тимербаевлар киңәшчеләрем булды.

Баш мөхәррир булып Мирзәхмәт Идрисов эшләгәндә, 60 яшем тулу уңаеннан, миңа газетаның Мактау грамотасы тапшырылды һәм Хафиз Тимербаевның минем турындагы "Мөхтәрәм икътисадчы һәм хәбәрче" дигән язмасы дөнья күрде. Мондый хөрмәт тормышымда авыр вакытлар кичергәндә иелгән башымны күтәрергә ярдәм итте, яшәү өмете тудырды. Үземнең иҗат белән шөгыльләнә алачагымны, яклаучыларым барлыгын белеп, яңадан яши башладым.

Редакцияне Расим Ризванов җитәкләгәндә дә картаймадым: яшьлегем, балачагым турындагы байтак язмаларны бастырды ул. Аның кешелеклелеге онытылмый. Хәзер дә гаиләбездә еш искә алабыз Расимны.

Бу җаваплы вазыйфаны Гөлгенә Шәрипова кабул итеп алганнан соң, аны коллектив исеменнән юбилее белән котлап, журналист Гөлҗофар Миннеханова: "Эшкә сөенеп киләбез, эшебезне яратып башкарабыз", - дип язган иде. Бу язманы укып, дусларыма: "Җитәкче менә шундый булырга тиеш", - дигән идем. Гөлгенә ханымны газетабызның авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгән вакытыннан ук беләм. Шул вакытта ук ул минем хәлемә кереп, соравыма җавап биргән иде.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Язмаларымны дөньяга чыгаруыгыз һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәтлемен. Сез тапшырган Рәхмәт хаты миңа яшәү көче бирә һәм рәтлерәк язмалар язарга этәргеч ясый. Йөзек кашыдай "Хезмәт даны" газетабыз коллективын укучылар исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлап, имин тормыш, сәламәтлек, озын гомер телим.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk