Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү Паркы урынында ниләр булачак?

Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта. -Җиңү Паркы урынында ниләр булачак? Район халкы фонтан белән кайчан хозурлана алачак? -Барлык корылмалар да яңа җиргә күчерелгәннән соң, биредә шулай ук төзекләндерү эшләре алып барылып, ул зур бер ял...

Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.

-Җиңү Паркы урынында ниләр булачак? Район халкы фонтан белән кайчан хозурлана алачак?

-Барлык корылмалар да яңа җиргә күчерелгәннән соң, биредә шулай ук төзекләндерү эшләре алып барылып, ул зур бер ял паркына әвереләчәк. Биредә бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары уздыру өчен дә менә дигән урын. Инде ике ел дәвамында парк каршындагы мәйданга урнаштырылган сәхнәдә авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр концерт куя, "Кичке уен"нар да бик матур, оешкан төстә уза. Истәлекле дата, зур бәйрәмнәр вакытында мәйданга сигез меңгә якын кеше җыела. Кечкенә мәйданда хокук сагында торучыларга иминлекне тәэмин итү дә бик авыр. Парк киңәйтелгәннән соң, мәйдан зурайтылып, чаралар вакытында күбрәк сәүдә нокталары урнаштыру өчен дә мөмкинлек туачак.

Нурминкә елгасының яр буе паркның дәвамы булып тора. "Иҗтимагый киңлекләрне үстерү" республика программасы кысаларында быел яр буеның икенче этабы эшләнде. Хәзер җәяүлеләләр Ринат Мөхәммәтшин стадионына кадәр агач басмалардан бара ала. Стадионга килгән гаиләләрнең балалары өчен яшь үзенчәлекләренә карап кече архитектура формалары куелды. Чишмәгә килүчеләр өчен асылмалы күпер ясалды. Шулай ук хәзер хатын-кыз, ир-атлар, физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен дә бәдрәфләр бар.

Парк каршындагы мәйданда быел асфальт өслегенә нык, заманча брусчатка түшәлде, Россиянең төрле питомникларыннан кайтарылып биш миллион сумлык декоратив, яфраклы һәм ылыслы агач үсентесе утыртылды, фонтан урнаштыру эшләре дә ахырына якынлашып килә. Музыкаль төсле фонтан исә заманча булачак. Аны ачу язга планлаштырыла.

Киләчәктә Яңа ел чыршысының кайда булачагы да халыкны иң кызыксындырган сорауларның берсе булып тора. Чыршы үз урынында кала, бәйрәм дә шунда - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узачак.

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев