Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмер эчсәң, үгез дә коткара алмас

Республикакүләм "Исереккә ау" операциясе кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов җитәкчелегендә рейдка чыктык. Шәмәрдән-Кукмара юлындагы транспортның күплеген күрсәгез сез, зур магистраль юл диярсең! Әле ул гынамы...көчле тизлектә җилдерүче, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның санын исәпләп бетерерлек түгел. Мөгаен, күбесенең без район үзәгеннән дә, инспекторлар күзеннән дә шактый...

Республикакүләм "Исереккә ау" операциясе кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов җитәкчелегендә рейдка чыктык.

Шәмәрдән-Кукмара юлындагы транспортның күплеген күрсәгез сез, зур магистраль юл диярсең! Әле ул гынамы...көчле тизлектә җилдерүче, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның санын исәпләп бетерерлек түгел. Мөгаен, күбесенең без район үзәгеннән дә, инспекторлар күзеннән дә шактый читтә, диюләредер. Ә менә ныклабрак уйлап карасаң, иминлегебез иң беренче чиратта ЮХИДИ хезмәткәренә түгел, нәкъ менә үзебез өчен мөһим булырга тиеш бит!

-Казаннан кайтыш, - ди ВАЗ-21014 автомобиле шоферы, яшь кенә бер егет. - Тизлек яратсам да, торак пунктларда беркайчан тиешле кагыйдәне бозганым юк иде. Бу юлы ялгышлык белән килеп чыкты. Иминлек каешын да авылга кайтып җитәрәк кенә ычкындырдым.

Төзелештә эшләүче, әти-әнисе янына бакча эшләрендә булышырга, бәрәңге сабагы чабарга дип кайтучы егеткә "күчтәнәч" итеп мең сум штраф язылды.

Түбән Шәмәрдәннән Фәтхрахман Бәшәрәв руль артында инде өч дистә елга якын йөрүен әйтте.

-Берничә "бәхет хаты"ннан тыш, беркайчан штраф түләгәнем булмады, - ди "KIA" шоферы. - Һәрвакыт тиешле таләпләрне үтәргә тырышам. Хәзер иминлек каешын да машинага утыру белән үк эләктереп куярга ияләнеп беттек. Законнарның кырыслануына да уңай карыйм, штраф суммалары һәрдаим артып торса да, юлда шактый тәртипсезлекләр белән очрашырга туры килә. Әле беркөнне Казан юлында "Ока" шоферы, яшь кенә кыз, берничә автомобильне берьюлы узып, минем каршыга чыкты. Ярый әле юл киң, көн дә яңгырлы түгел иде. Юл читенә чыгып уздырдым үзен. Башкача булса, бәхетсезлек чыгасын көт тә тор. Юлларда яшьләрнең күпләп үлеме дә күп очракта аларның үзләренә бәйле. Фаҗига соңында кайсының тизлек спидометры - 160та, кайсыныкы 180дә туктап калган, булуларын еш ишетәбез. Безнең юлларда андый тизлектә ничек хәрәкәт итеп була соң?!

Ядегәрдән Расим абый Шакиров та башкаларга үрнәк итеп куярлык, тәртипле шофер булып чыкты - аның да беркайчан юлда кагыйдәләрне бозганы юк икән. Рәхәт тә соң аның кебекләр белән аралашырга!

-Үз көемә акрын гына йөрим, ашыкканым юк, - ди ул.

Ә менә "Ока" шоферы - 46 яшьлек абыйны ЮХИДИ начальнигы махсус прибор - "Алкотектор" белән тикшерми булдыра алмады. Ник дигәндә, хәмер исе әллә каян борыннарны ярып керә иде.

-Минем бүген ял көнем, шуның өчен кичтән аз гына салдым, иртән сыра да эчеп куйдым. Рульгә утырмам, дигән идем дә, ашыгыч рәвештә эш килеп чыкты бит. Юкса, беркайчан исерек килеш машинага якын килгәнем юк иде, - ди ул тәмам борчуга төшеп. - Бер юлга гафу итегез инде, башка кабатланмас.

Прибор ярдәмендә "Ока" шоферының канында 0,647 промиль исерткеч эчемлек булуы ачыкланды. Үзенең гаебен аңлаган ир кешенең "Алкотектор" нәтиҗәсенә алай исе китмәде.

-Ярар инде, берни эшләр хәл юк. Яңа машина сатып алырмын, дигән идем, акча янга калыр болай булгач, - дип шактый озак уйланып торды ул.

Бераздан минем янымарак елышып:

-Сеңлем, син миңа ярдәм итә аласың бит инде. Кыш чыккан ике үгезем бар, берсен бирермен, аз дисәң, икенчесен дә алып килермен, булыш кына, - димәсенме?!

Эх, абый, исерткеч эчемлек кулланып машина руле артына утыруыгыз гына җитмәгән, инде өегездәге үгезләрне дә таратмакчы буласызмыни, диюдән башка сүз әйтә алмадым. Транспорт йөртү таныклыгы алай кадерле булгач, бу хакта стаканга үрелгәнче уйларга кирәк шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk