Хәдисләр нәсыйхәтләре
Җәмгыять

Хәдисләр нәсыйхәтләре

Дәшмәү - ул зирәклек һәм Аллаһка тәвәккәлләү. Әмма дәшмәүчеләр бик аз. (Байхакый). Телен һәм гаурәтен гөнаһтан саклаган кешегә Җәннәт вәгъдә итәргә була. (Әл-Бохари). Аллаһның нәфрәте шул кешегә төшә, кем бәхәстә юл бирергә теләми. (Әл-Бохари). Сүгенгән кешеләр өчен Җәннәткә керү тыелган (Ибне Аби). Бер-берсе белән кычкырып талашкан ике кеше - ул...

Дәшмәү - ул зирәклек һәм Аллаһка тәвәккәлләү. Әмма дәшмәүчеләр бик аз. (Байхакый).

Телен һәм гаурәтен гөнаһтан саклаган кешегә Җәннәт вәгъдә итәргә була. (Әл-Бохари).

Аллаһның нәфрәте шул кешегә төшә, кем бәхәстә юл бирергә теләми.

(Әл-Бохари).

Сүгенгән кешеләр өчен Җәннәткә керү тыелган (Ибне Аби).

Бер-берсе белән кычкырып талашкан ике кеше - ул бер-берсенә һөҗүм итә торган ике шайтан (Әбү Давыд).

Иманлы кеше беркайчан да ләгънәт кылмас (Тирмизи).


Нет комментариев