Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрсез югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр

Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Ижау каласында яшәүче Анна Журавлева 2014 елның ноябрь уртасында өеннән чыгып китә һәм бүгенге көндә аның кайда икәнлеге билгесез. Соңгы тапкыр кызны Казанда күргәннәр. Ул Казанга юлда хәрәкәт итүнең автостоп төре белән килгән. Оператив хезмәткәрләр кыз Татарстан Республикасы...

Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз баланы эзлиләр.

Ижау каласында яшәүче Анна Журавлева 2014 елның ноябрь уртасында өеннән чыгып китә һәм бүгенге көндә аның кайда икәнлеге билгесез. Соңгы тапкыр кызны Казанда күргәннәр. Ул Казанга юлда хәрәкәт итүнең автостоп төре белән килгән. Оператив хезмәткәрләр кыз Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләре буйлап шул ук хәрәкәт төре белән йөрергә мөмкин диләр.

Кызга карап торышка 16-17 яшьләр тирәсе, тән төзелеше уртача, буе 160 см, чәчләре җилкәсенә кадәр төшеп тора, җирән кызыл төскә буялган. Башында бәйләнгән, кара юлы ак башлык, өстендә зәңгәр төстәге кышкы куртка, якасы мехлы, кызның өстендә ак блузка, кара кофта, кара чалбар һәм ботинка.

Анна Журавлеваның кайда икәнлеген белүчеләр булган очракта, аларның "Япеев" полиция бүлегенең кизү бүлекчәсенә тәүлек буе эшли торган 221-46-02 телефон номерына мөрәҗәгать итүләре сорала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk