Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык фикерендә – тормыш чынбарлыгы

Халыкның коррупция турында фикерен өйрәнү өчен республикабызда социологик тикшерү үткәрелде. Аннан күренгәнчә, сорашуда катнашучыларның 70 проценты коррупцияне ришвәтчелек, 60 проценты хезмәт урыныннан явызларча файдалану дип бәяли. Республикада яшәүче һәр унынчы кеше коррупцион хәлгә юлыккан. Әмма аларның 91 проценты бу хакта бер җиргә дә хәбәр итмәгән. Дәшми калучыларның яртысы моны кирәкле...

Халыкның коррупция турында фикерен өйрәнү өчен республикабызда социологик тикшерү үткәрелде. Аннан күренгәнчә, сорашуда катнашучыларның 70 проценты коррупцияне ришвәтчелек, 60 проценты хезмәт урыныннан явызларча файдалану дип бәяли. Республикада яшәүче һәр унынчы кеше коррупцион хәлгә юлыккан. Әмма аларның 91 проценты бу хакта бер җиргә дә хәбәр итмәгән. Дәшми калучыларның яртысы моны кирәкле гамәл дип санамаса, 32 проценты шикаять бирүнең файдасы юк дигән күзлектән чыгып эш иткән. Битараф булучылар күп, ягъни гражданлык активлыгы түбән булган районнар арасында Кукмара да бар. Районыбыз шулай ук җирле үзидарә органнарының эшчәнлегеннән канәгать булмаучылар саны күп булуы белән дә искә алына.

Төрле структураларда коррупция турындагы фикерне өйрәнгәндә, сорашуда катнашкан райондашларыбызның 80 проценты медицина хезмәткәрләрен, 70 проценты югары уку йортлары укытучыларын, 20 проценты мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе җитәкчеләрен күрсәткән. Ә хезмәт урыныннан явызларча файдаланучыларга килгәндә, райондашларыбызның 50 проценты мондый очраклар сәламәтлек өлкәсендә, 30 проценты торак-коммуналь хуҗалыкта, 20 проценты төзелеш, җир бүленүдә еш очрый дип исәпли.

Нигә коррупциягә юл куела соң? Сорашуда катнашучыларның күбесе моның сәбәбен хокук бозулар өчен җәза бирүнең түбән дәрәҗәдә булуында күрә. Яман күренешне бюджет сферасы хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алулары, икътисадый хәлнең тотрыклы булмавы, халыкның хокукый культурасы түбән булуы белән бәйләп аңлатучылар да бар. Республикабызда коррупциягә каршы үткәрелгән сәясәтнең матбугат чараларында тиешенчә яктыртылмавы да әлеге өлкәдә хокук бозуларның күп булуына китерә дип саный сораштыруда катнашучыларның бер өлеше. Мондый фикер белдерүчеләр районыбызда да бар. Сораштыруда катнашучылар 19 районда җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгать булмауларын белдергәннәр. 13 районда, шул исәптән Кукмарада да мондый канәгатьсезлекнең үсүе күзәтелә.

Үткәрелгән бу тикшерү коррупциягә китерүче факторларның күбесен муниципаль дәрәҗәдә җирле үзидарә органнары көче белән, профильле министрлыклар һәм службалар ярдәмендә бетереп яки киметеп булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk