Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фото: “Чәчкә” халык бию ансамбле – районыбызның йөзек кашы

Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Чәчкә" халык бию ансамбле - тырыш, сәләтле, сәнгатьне сөючән, ярдәмчел, бердәм коллектив. Аларны һәркем күрә, аларга һәркем югары бәя бирә.

"Чәчкә" халык бию ансамбленә иҗатны яратучы балалар, яшьләр йөри. Бер генә бәйрәм дә, фестиваль-конкурслар да аларсыз үтми. Һәрдаим алар Зур Сәрдек мәдәният йорты сәхнәсендә төрле чараларга әзерләнәләр. Репертуарларындагы күптөрле иҗат җимешләре белән яраткан тамашачыларын төрле халыклар, заманча, фольклор биюләре, театрьләштерелгән композицияләр белән сөендереп, мул алкышларга күмеләләр.

35 ел эчендә "Чәчкә" халык бию ансамбле аеруча зур уңышларга иреште: районара, республика, халыкара, региональ конкурсларда катнашып, мактаулы исемнәргә, диплом, бүләкләргә лаек булды.

Әлеге ансамбльнең барлык чарада да актив катнашуы, җитез,акыллы булулары барыбызны да сөендерә. Аларны шушындый матур сыйфатларга өйрәтүче, балалары өчен барысына да әзер булучы әти-әниләренә рәхмәтем чиксез!

35 ел дәвамында матур күрсәткечләргә ия булган ансамбльнең җитәкчесе, "әни"ләре, һәркемне елмаеп каршы алучы, кояштай балкып торучы, ярдәм кулын сузучы, мәрхәмәтле, үз эшенең остасы Шәймарданова Альмира Данил кызы - чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, иҗат кешесе! Альмира Даниловна кебек җитәкчеләр дөньяда бик сирәк. Балалар, әти-әниләр, тамашачылар, хезмәттәшләре аны яраталар, хөрмәт итәләр. 35 ел эчендә нинди генә бәйрәмнәр булмаган, нинди генә биюләр куелмаган, нинди генә шәһәрләрдә йөрелмәгән, фестивальләрдә катнашмаган әлеге ансамбль!? Искиткеч, истә калырлык чыгышлары, программалары белән алар районыбызны танытып, күпме көч, хезмәт куеп иҗат итәләр! Алга таба да тамашачыларны,халыкны иҗатыгыз белән сөендереп яшәргә язсын сезгә! Яшәсен "Чәчкә" халык бию ансамбле!

Сезне яратып, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев