Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фитра, фидия, зәкәт күләме күпме булырга тиеш?

Фитра, фидия, зәкәт Рамазан аенда фитра садакасын бирү - шәригать күрсәтмәләренең берседер. Мөселманнар бу садаканы, гадәттә, ай ахырындарак - Ураза гаете алдыннан тапшыра. Ошбу садаканы мохтаҗлык кичерүчеләргә, ишле гаиләләргә һәм башка шундый төр кешеләргә тапшыралар. Быел фитра садакасының минималь күләме 100 сум дип (арпа бәясеннән) билгеләнде. Байлыгы булган хәлле кешеләр...

Фитра, фидия, зәкәт

Рамазан аенда фитра садакасын бирү - шәригать күрсәтмәләренең берседер. Мөселманнар бу садаканы, гадәттә, ай ахырындарак - Ураза гаете алдыннан тапшыра. Ошбу садаканы мохтаҗлык кичерүчеләргә, ишле гаиләләргә һәм башка шундый төр кешеләргә тапшыралар. Быел фитра садакасының минималь күләме 100 сум дип (арпа бәясеннән) билгеләнде. Байлыгы булган хәлле кешеләр өчен фитра күләме йөзем бәясеннән 500 сум итеп билгеләнде. Фитраны гаиләдәге һәр кеше исеменнән, хәтта яңа туган бала исеменнән дә бирәләр. Гаеткә кадәр, һичьюгы гает көнне тапшырып бетерү шарт булып тора.

Авыру сәбәпле яки картлык зәгыйфьлеге аркасында ураза тота алмаган кешеләр өчен Рамазан аенда ураза тотылмаган һәр көн өчен фидия садакасын бирү каралган. Быел ул 200 сум итеп билгеләнде, ягъни ураза тотмаган һәр көн өчен мохтаҗларга шул суммада акча бирергә яки аларны ризык белән сыйларга тиешле була. Ураза тота алмаган кеше үзе мохтаҗ булса, фидияне түләми. Әгәр кеше сәламәтләнеп ураза тоту мөмкинлегенә ия булса, фидия бирү дөрес саналмый: сәламәтләнгәч, ураза тотылмый калган көннәрне кайтарырга, ягъни каза кылырга кирәк була.

Зәкәт - ул байлыгы нисаб күләменә җиткән кешенең елга бер мәртәбә бирергә тиешле махсус садакасы. Нисаб 85 грамм алтын хисабыннан чыгарыла. Быел алтын нисабы 170 мең сум тәшкил итә. Шушы суммадан 2, 5 процент күләмендә зәкәт чыгарыла (4250 сум). Нисаб суммасы 1 ел дәвамында тотылмыйча сакланса гына зәкәт фарыз була. Зәкәтне тулысынча бер мохтаҗга яки бүлеп берничә кешегә бирергә мөмкин.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев