Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш бала әнисез калган

Өч яшьлек Айрат килә дә, әтисенең куенына сарыла. Сабый акылы белән әнисенең аны инде бүтән кысып кочаклый алмавын аңлый, шуның белән әнисеннән дә тиешле булган назны алып калырга тели ахрысы ул. 37 яшьлек Зиләфрүз бу адымына барганда балалары, урын өстендәге әтисе турында нәрсә уйлады икән? Гомумән, уйладымы икән ул аларны....

Өч яшьлек Айрат килә дә, әтисенең куенына сарыла. Сабый акылы белән әнисенең аны инде бүтән кысып кочаклый алмавын аңлый, шуның белән әнисеннән дә тиешле булган назны алып калырга тели ахрысы ул.
37 яшьлек Зиләфрүз бу адымына барганда балалары, урын өстендәге әтисе турында нәрсә уйлады икән? Гомумән, уйладымы икән ул аларны. Юктыр, мөгаен. Аек акыллы, берсеннән берсе кечкенә биш ир бала алып кайткан ана кеше нинди уй белән сарайга үзе өчен бау алып чыгып эләргә мөмкин?! Тимурына - 15, Эдуардка - 9, Русланга -7, Артурга - 5, кечкенә Айратка -3 кенә яшь, ләбаса.
Әлеге сораулар Зиләфрүзнең якыннарының, туганнарының гына түгел, аны якыннан белгән Нырты авылы халкының да төн йокыларын калдырадыр. Нәрсә этәргән аны бу адымга? Акчасызлыктан гаҗиз булу, тормыш мәшәкатьләреннән талчыгумы, әллә башка сәбәпләрме?... Анализлап карасаң, барысы да бергә җыелып килгәндер, мөгаен, дигән фикер кала.
Зиләфрүз ире Атабек белән Ныртыга 2004 елны кайтып төпләнәләр. Аннан бер ел алдан Зиләфрүзнең әтисе белән әнисе бу авылда йорт сатып алган була. Кызларының гаиләсен дә үз яннарында чакыралар алар. Ныртыга кайткач та монда төпләнеп китә алмый әле алар, Иваново, Тверь шәһәрләрендәге туганнарына да барып урнашып карыйлар, ахырдан монда кайтып яши башлыйлар.
Зиләфрүзнең икенче улы озак яшәми, яман чирдән үлеп китә. Аны дәвалану өчен туганнары белән шактый зур суммада акча да сарыф итәләр. Әмма өч яшьләр чамасында Алишер вафат була. Моңа кадәр ислам динендә булган хатын, улы үлгәннән соң христиан динен кабул итә. Беренче тапкыр шул кайгылы вакытта "сынып" алгандыр инде ул.
Атабекның кулында Россия паспорты булмаганлыктан, ул бер кая да эшкә урнаша алмый. Бары тик җае чыкканда вак-төяк эшләр белән көн күрә, монолитчы буларак Казан, Уфа кебек шәһәрләрдә төзелеш эшләрендә катнаша, авылдашына мал суешырга булыша.
-Ач яшәмәдек без, акчабыз да бар иде үзе, - ди Атабек. - Я бер сәбәп, я икенчесе белән һаман Россия паспорты алырга өлгермәдем. Башта Зиләфрүзгә, аннары Тимурга ясатыйк дип уйладык. Мин белмим, Аллаһы Тәгалә генә белә аның ни өчен бу адымга баруына. Билгеле, үпкәлим мин аңа. Берүземә биш баланы калдырып китте бит ул.
Күзләре яшькә чыланган ир, сөйләшә башлагач, түзмәде, торып китте, бераз тынычлангач кына сүзен дәвам итә алды:
-Соравыгызга җавап бирәм, аракы эчкәли идем. Хәзер ташлаячакмын, алайса балаларымны алачаклар бит. Тәмәкедән дә тартырга уйлап йөрим әле. Без бит аның белән бу көнне, 1 июльдә юлда бергә кайттык. Мин Уфадан Казанга килдем дә, бергәләп Кукмарага юл алдык. Кукмарада әле балаларга әйберләр дә җыйдык. Берничә көн алдан гына туй көнебез узган иде. Икебез дә ике җирдә булганлыктан, аны билгеләп үтә алмадык, кайткач утырып алырбыз дип ниятләдек. Өйдә исә кредит, христиан общинасы турында сүз булып, тавыш чыкты. Аннан соң инде мин аны сарайдан табып алдым. Дәваханәгә алып барганда исән иде әле ул.

Мәкаләнең дәвамы белән "Хезмәт даны" газетасының 13 август санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X