Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет гаиләдә туа

Моннан бик күп еллар элек Казан дәүләт педагогия университетының IV курсында белем алучы Римма исемле студент кызның, Кукмарага каникулга кайткач, теше сызлый башлый. Кая барасың, куркуны җиңеп, табибка күренергә дәваханәгә килә ул. Чиратта утырып, түзәр хәле калмагач, яшь белгечнең ишеген шакый. Төз гәүдәле, йомшак тавышлы, көләч йөзле табиб бүлмәсенә килеп...

Моннан бик күп еллар элек Казан дәүләт педагогия университетының IV курсында белем алучы Римма исемле студент кызның, Кукмарага каникулга кайткач, теше сызлый башлый. Кая барасың, куркуны җиңеп, табибка күренергә дәваханәгә килә ул. Чиратта утырып, түзәр хәле калмагач, яшь белгечнең ишеген шакый. Төз гәүдәле, йомшак тавышлы, көләч йөзле табиб бүлмәсенә килеп кергән кызга бер күрүдә шул дәрәҗәдә гашыйк була ки, дәвалау процедурасын ике атнага якын "суза". Теше борчып интектергән, аны-моны уйламаган яшь кыз нишләсен - билгеләнгән вакытка дәвалануга килә, табиб кушканнарның барысын да төгәл үти. Күршедә генә эшләүче өлкән яшьтәге табиб-стоматолог ханымның: "Сеңлем, миңа гына килгән булсаң, сине ике сәгать эчендә дәвалаган булыр идем", - дигән сүзләре генә Римманы егеткә икенче күз белән карарга мәҗбүр итә. Ныклап танышу ниятеннән күрешү мизгелләрен ничек булса да сузарга омтылган табибка кыз үзе дә гашыйк булганын сизми кала.
Беренче күрешү һәм танышулары теш дәвалау кабинетында башланган әлеге мәхәббәт тарихын утыз биш елдан артык иңне-иңгә куеп гомер итүче Римма һәм Габдрахман Һадиевлар әле хәзер дә елмаеп искә алалар.
Зур Кукмара авылында бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче әлеге матур парны төбәгебездә күпләр белә. Габдрахман абый райондагы теш табиблары арасында иң яхшы җырчы, җырчылар арасында иң яхшы теш табибы булса, һәркемгә ачык йөзле Римма апа озак еллар иминиятләү системасында эшләп, күпләргә үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итте, абруй һәм хөрмәт яулады.
Авыл җирендә кемнең ничек яшәгәне уч төбендәгедәй күренеп тора бит ул - шушы еллар эчендә аларның үзара мөнәсәбәтләре турында кем генә берәр начар сүз әйтә алыр иде икән?! Чөнки тәртипле тормыш рәвеше алып барган ир белән хатын ничә еллар дәвамында бер-берсенә терәк тә, ярдәмче дә, дус та киңәшче дә. Тәртипле тормыш алып барган, дигән идек. Бу чыннан да шулай. Габдрахман абый гомере буе аракы эчү, тәмәке тарту ише начар гадәтләр белән "дус" булмады. Кыш көне чаңгыда йөрергә чыкса, җәйләрен йөгерү белән мавыга ул. Күп еллар дәвамында волейболны үз итеп яшәгән табиб хәзер спорт залына сирәк аяк басса да, өендә дә, каралты-кура тирәсендә, шәхси теш кабинетында да җырлар "көйләп" йөрүчегә сәхнә "чире" гомерлеккә йоккан инде. Җиңел итеп, тигез тавыш белән җырлаучы Габдрахман абыйны тыңлавы үзе бер рәхәт.
Алар кайда да бергә. Аш-су бүлмәсендә ризык әзерләү белән мавыккан Риммасына тормыш иптәшенең килеп булышуы - гадәти күренеш. Бакчада кайнашкан Габдрахман абый янына Римма апа килеп җитсә, тирә-юнь ямьләнеп китә. Киленнәре Розалия әйтмешли: "Безнең әни үстергән чәчәк-гөлләрнең хуш исе, матурлыгы - хозурланырлык. "Үләм" дип утырган үсемлеккә аның сихәтле кулы тисә, шунда ук рәтләнеп, үсеп китә алар".
Розалия дигәннән, әлеге күркәм парлар турында газетага язма әзерләү - аның шәхси үтенече, әти-әнисе өчен кавышу көннәренә карата кечкенә генә сюрприз булып тора.
Римма апа һәм Габдрахман абый Һадиевларның гомер юлында күңелле сюрпризлар күп булсын иде әле. Балалары Рөстәм-Розалия, Ләйсән-Айрат, Лилияләрнең тормышларына сөенеп, оныклар сөеп, бер-берсенә пар канатлар булып, озак еллар яшәргә насыйп булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk