Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен түләү 1 гыйнвардан күпмегә кыйммәтләнә?

Киләсе елның гыйварыннан балалар бакчаларында бәяләр артачагын әти-әниләрнең күпчелеге белми әле. Белгәннәре, билгеле, әлеге яңалыкка сөенми. Шулай да чыгымнар кесәгә сизелерлек сугармы? Соңгы вакытта нарасыйларын бакчага йөрткән әти-әниләр Яңа елны әнә шундый "күчтәнәч" белән каршы ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тү­ләүләрнең артуы мәктәп­кәчә мәгариф оешмаларын...

Киләсе елның гыйварыннан балалар бакчаларында бәяләр артачагын әти-әниләрнең күпчелеге белми әле. Белгәннәре, билгеле, әлеге яңалыкка сөенми. Шулай да чыгымнар кесәгә сизелерлек сугармы? Соңгы вакытта нарасыйларын бакчага йөрткән әти-әниләр Яңа елны әнә шундый "күчтәнәч" белән каршы ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тү­ләүләрнең артуы мәктәп­кәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнар артуга бәйле. Әйтик, тук­лануга бәя­ләр үсә. Го­мумән, бәлә­кәч­­ләрне бакчада тәр­бияләү айга якынча 8 мең сумга төшә. Сабыйны бакчада тоту чы­гымна­ры­ның 70ләп процентын дәү­ләт үзе күтәрә. Тү­ләү­нең кү­ләме мәк­тәпкәчә белем би­рү учреж­дение­сенең төре­нә, эш вакытына, са­быйның яшенә карап бил­геләнә. Мәсәлән, бүген 3 яшьтән зуррак булган бала бакчада 10,5 сәгать булган өчен әти-әниләр айга 2 мең 563 сум түли. Ә киләсе елдан ул 2 мең 770 сум булачак. Димәк, 207 сумга күбрәк килеп чыга. Гомумән, әти-әниләр тү­ләве республика буенча ур­тача 8 процентка артачак. Шул ук вакытта барлык ташламалар һәм компенсация тү­ләү­ләре саклана.

- Әлеге үзгәрешләр без­нең гаиләгә кагылмый. Ләй­ләгә - 7, Мөхәммәткә - 3 яшь. Алар бакчага йөрмиләр. Олы­­раклары да бакчага бик аз гына йөреп алды. Мөсел­ман гаиләсе булгач, өйдә тәрбияләргә тырышабыз. Сабыйларыбыз белемсез калмаячак. Аларны төрле әзер­лек төркемнәренә йөртәбез. Олылары мәктәптә яхшы укыйлар, - ди Казанда яшәү­че дүрт бала анасы Айгөл Вафина.

Үзе тәрбияче булып эшләүче Гүзәл Шәрипованың баласына - 2,5 яшь. "Бәяләр ничә сумга артса да, борчый инде. Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелеп тора бит. Сөенечле яңалык түгел", - ди Түбән Кама тәрбиячесе. Шул ук вакытта моңа исе китмәүчеләр дә бар. Алар бәяләрнең бер урында гына тормавын да, тәрбияче эшенең авыр икән­леген дә яхшы аңлый. Балалар исән-сау булсын, диләр.

Тәрбиячеләр арасында, бәя арту турында үзебез дә, әти-әниләр дә белми, дип әйтүчеләр дә шактый. "Узган ел бәя күтәрелгәч, әти-әни­ләр зарланышып алган иде. Бакчага вакытында түлиләр. Киләсе ел турында әле бер сүз әйтүче дә юк. Шуңа күрә бары да тыныч", - ди Лилия Фәйзуллина.

Ата-аналар түләве арту мәсьәләсен Татарстан мә­гариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шәхсән үзе күзәтеп торачак. Проблемалар туганда, аңа Engel.Fattahov@tatar.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Министр­лыкта "кайнар линия" дә эшли. Аңа (843) 294-95-08 телефоны белән эш көннә­рендә иртәнге сәгать 9 дан кичке 6га кадәр шалтыратырга була. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгеч­ләре шалты­ратуларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска вәгъ­дә итә. Моннан тыш, сорауларны Yolduz.Hisamieva@tatar.ru адресына да юллый аласыз. Сорау бирүчеләрдән телефон номерларын күр­сәтү сорала. Монысы тизрәк җавап алу өчен кирәк.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk