Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгында хезмәт беркайчан җиңел булмаган

Күмәк хуҗалыкта төрле эш башкаручыларның хезмәте җиңел булды, димәс идем. Елның төрле фасылларында, һава торышы нинди булуга карамастан: яңгырмы-кармы, эссеме-салкынмы, күп очракта ачык урында - тышта эшләргә кушыла иде аларга. Җете салкын көннәрне терлекчеләр төп эшләрен җылы сарайларда башкарсалар, төрле эштәге хатын-кызлар малларны туйдыру өчен силос чокырын каплаган балчыкны балта...

Күмәк хуҗалыкта төрле эш башкаручыларның хезмәте җиңел булды, димәс идем. Елның төрле фасылларында, һава торышы нинди булуга карамастан: яңгырмы-кармы, эссеме-салкынмы, күп очракта ачык урында - тышта эшләргә кушыла иде аларга. Җете салкын көннәрне терлекчеләр төп эшләрен җылы сарайларда башкарсалар, төрле эштәге хатын-кызлар малларны туйдыру өчен силос чокырын каплаган балчыкны балта белән чабып, лом белән каерып ачтылар, ачылган силосны ат чаналарына төяп җибәрделәр. Салам туратып, вакланган саламны чанага тутырып, пар җибәреп пешерделәр һәм төяп, сарайларга озаттылар. Тирләгән көе тышка чыгып, салам эскертләренең өстен кардан чистартып-сүтеп, ваклау өчен биреп тордылар. Урман эше дә алардан читтә калмады. Киселгән делянканы чистартып, товарлыксыз агачларны кул пычкысы белән кисеп, әрдәнәгә салдылар. Шуннан соң гына ул делянканы урманчылар кабул итеп алдылар. АВМда бульдозер белән эттереп, тыгызлап кысылган кычыткан, әрем, кыяк печән һәм агач ботаклары өемнәрен көч-хәл белән йолкып-сүтеп, ваклагыч дробилкага биреп тордылар - эшне туктатмадылар, он ясадылар. Кышкы салкын көннәрдә бозланып каткан сарай ишекләрен чабып, бәрәңге, чөгендер базы ишекләрен салам белән дыңгычлап тутырып җылыттылар. Язын бәрәңге ярасы, урып-җыю вакытында ашлык чистартасы, чәчү вакыты җиткәч, орлык агулыйсы. Эссе көннәрдә эрзинкә итек киеп, салам эскертләделәр. Салам эскертләү хатын-кыз эше түгел, дип, яңа бригадир аларны бу авыр хезмәттән коткарды.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: http://елена-урманова.рф/poetic?page=4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk