Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиягә китә егетләр

Армия сафларында хезмәт итәргә көзге чакырылыш башланды. Безнең Каенсар авылыннан да өч егет - Илназ Солтанов, Дамир Камалов, Дмитрий Николаевлар хезмәт итәргә киттеләр. Авыл клубында аларны озату хөрмәтенә "Армиягә китә егетләр" дигән кичә үткәрелде. Клуб мөдире Рафидә Әскәрова җитәкчелегендә үзешчәннәр бик матур концерт куйдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов егетләргә...

Армия сафларында хезмәт итәргә көзге чакырылыш башланды. Безнең Каенсар авылыннан да өч егет - Илназ Солтанов, Дамир Камалов, Дмитрий Николаевлар хезмәт итәргә киттеләр. Авыл клубында аларны озату хөрмәтенә "Армиягә китә егетләр" дигән кичә үткәрелде. Клуб мөдире Рафидә Әскәрова җитәкчелегендә үзешчәннәр бик матур концерт куйдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов егетләргә "Урал" күмәк хуҗалыгының бүләкләрен тапшырды. Егетләрнең әти-әниләре, туганнары, беренче укытучылары Нурзия Хисмәтуллина, авылдашлар, аларга яхшы хезмәт итүләрен теләделәр. Ә егетләр үз чиратында хезмәт срокларын тутырып, кире туган якка кайтырга вәгъдә бирделәр.

Изге бурыч

Армиягә китә авыл егетләре,

Изге бурыч - аны үтисе.

Сөйгән ярларыгыз елап калыр,

Ә аларга сезне көтәсе.

Ир-ат булып җитлегерсез анда,

Армия - ул зур тормышка бусага.

Тешең кысып, син түзәргә тиеш,

Авыр чаклар бик күп булса да.

Уятучы булмас: Әйдә, тор инде, дип,

Күзең ачтың - әнкәй елмаймый.

Өзелеп-өзелеп сагынган чакларыңда

Нык бул, энем, егет еламый.

Өйрәнерсез анда күп һөнәргә,

Энә тотып, үзең тегәргә.

Күн итегең кырып, үкчә бозылса -

Син гаепле, кирәк түзәргә.

Ярты елдан болар артта калыр,

Син чын солдат - Ватан саклаучы,

Кайтыр көннәреңне саный-саный,

Стройда алдан атлаучы.

Әкрен генә узар вакыт, соңгы айлар,

Бер көн үтте, тамга салырсың.

Төшләреңә керер туган ягың,

Һәр көн шулай кайтып алырсың.

Һәр нәрсәнең соңгы чиге була,

Хезмәт итеп кайту күңелле.

Әнисен кочаклаган солдат,

Ояла-ояла елый түгелме?

Авыл белән озатабыз сезне,

Нык булыгыз, таза, сәламәт.

Без дә исән булып яшәсәкче

Тыныч илдә тигез һәм рәхәт.

Хәерле юл сезгә, егетләр,

Бары бер ел хезмәт итәрсез.

Әти-әни өчен көне бер ел аның,

Сынатмагыз берүк, ә без көтәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев