Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабында 5272 сугышчы турында мәгълүмат тупланган

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының да тәмамлануына 70 ел булды. Бу сугышка безнең районыбыздан 18 меңгә якын кеше Ватанны саклау өчен фронтка алынды, шуларның 10 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды. 7 меңнән артык кеше генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты. Яу кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре "Хәтер" китапларына язылып мәңгеләштерелде...

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының да тәмамлануына 70 ел булды. Бу сугышка безнең районыбыздан 18 меңгә якын кеше Ватанны саклау өчен фронтка алынды, шуларның 10 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды. 7 меңнән артык кеше генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты.

Яу кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре "Хәтер" китапларына язылып мәңгеләштерелде (14 том, 23/1 том, 23/2 том). "Хәтер" китабы 1995нче елда Президент М.Ш.Шәймиев Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителде. Китапның 14нче томында 8895, ә 1998 нче елда төрле сәбәпләр аркасында "Хәтер" китабының 14 нче томына керми калган 618 кешенең исеме өстәмә китап булып чыкты.

Сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп, илгә җиңү алып кайткан татарстанлыларның да исемнәре "Хәтер" китабында урын алды. "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы Татарстан Министрлар Кабинетының 03.12.2003 елда кабул ителгән 623 номерлы Карары нигезендә нәшер ителде. Китапта Кукмара һәм Тәкәнеш район хәрби комиссариатлары тарафыннан алынган 5272 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Без, музей хезмәткәрләре, өч ай дәвамында район Пенсия фондында булып, пенсионерларның шәхси папкалары (Пенсионное дело) белән танышып, алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар бармы-юкмы икәнлеген барладык. "Хәтер" китаплары белән районыбызның туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда танышырга мөмкин.

"Хезмәт даны" газетасының 22 апрель (№ 29) санында "Кем соң безнең әти?"исемле мәкалә дөнья күргән иде. Язма авторы Татар Толлысыннан Сәлимә апа Муллина әтисе - сугыш ветераны Гарифулла Нәфыйковның илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз исемлегенә кертелмәве, "Хәтер" китабында исеме булмавына борчылуын җиткергән. Сәлимә апага әтисенең "Алар илгә Җиңү алып кайтты" исемле "Хәтер" китабының 214нче битендә язылуын искәртеп хәбәр ителде. Бу китап гомерләрен аямыйча, илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде.

Лилия Галимуллина, музей хезмәткәре.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=736.cwzQNxkv-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk