Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

55 яшьтә – әни, 66да – әти

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада шәһәрдә 433 бала (207 малай һәм 226 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый - 1560, ә иң авыры 4520 грамм булган. Иң яшь әни - 18дә, иң өлкәне - 55 яшьтә. Иң яшь әтигә - 18, иң олы...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада шәһәрдә 433 бала (207 малай һәм 226 кыз) тууы теркәлгән.

Туган вакытта иң җиңел сабый - 1560, ә иң авыры 4520 грамм булган. Иң яшь әни - 18дә, иң өлкәне - 55 яшьтә. Иң яшь әтигә - 18, иң олы яшьтәгесенә - 66 яшь.

Балаларга иң еш кушылган исемнәр - Алина, Полина, Егор, Иван, Самира, Милана, Ралина, Камил, Сафина. Иң сирәк исемнәр - Натали, Әмир, Аполлинария, Рената, Вильдан, Алексия һәм Чыңгыз.
Казанда 248 пар өйләнешкән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә - 20 һәм 18 яшь, иң олыларына - 62 һәм 57 яшь, дип җиткерә Казан мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.
Интертат.ру
№ --- | 26.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X