Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Йөк автомобиле йөртүчесе Кукмара районы трассасында җәяүлене бәрдергән

Бүген кич белән Кукмара-Шәмәрдән юлында юл фаҗигасе булды

Кукмара районының Сазтамак авылы янындагы трассада йөк машинасын йөртүче 58 яшьлек шофер, караңгыда күрмәү сәбәпле, 17 яшьлек кызны бәрдергән.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген 15 ноябрьдә 16.40 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән юлының 4 чакрым + 300 метрында SCANIA йөк автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган килеш юлга йөгереп чыккан җәяүлене бәрдергән (яктылыкны кайтаручы элемент сумкага эленгән булган), - дип хәбәр иттеләр район ЮХИДИ бүлегендә.

Кызны җәрәхәтләр белән Кукмара район үзәк дәваханәсенә илткәннәр.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев