Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда «Җәяүле» профилактик чарасы уза

Автоинспекторлар юлны тиешсез урыннан чыккан тәртип бозучыларны тотачак, шулай ук җәяүлеләр кичүендә контроль көчәйтеләчәк.

Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан 10-23 августта Татарстанда «Җәяүле» дигән чара уза. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоинспекторлар юлны тиешсез урыннардан чыккан тәртип бозучыларны тотачак. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүе, тукталышлар янында һәм тротуарларда контроль көчәйтеләчәк.

Статистика мәгълүматларына караганда, быелның җиде аенда республикада җәяүлеләр катнашында 527 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 35 кеше һәлак булган, тагын 506сы төрле тән җәрәхәте алган.

Кукмара районында шул ук вакыт эчендә җәяүлеләр катнашында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше зыян күргән, шуларның икесе - балалар.

Фото: район ЮХИДИ хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X