Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада яшь велосипедчы чит ил машинасының тәгәрмәче астына эләгеп, аягын имгәткән

Юл һәлакәте кичә төнге сәгать унберләр тирәсендә Чернышевский урамында була.

Кукмарада 14 яшьлек велосипедчы, чит ил машинасының тәрәрмәче астына эләгеп, аягын җәрәхәтләгән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

15 август көнне 22.50 сәгатьтә Кукмараның Чернышевский урамында юл һәлакәте була. «Киа» шоферы куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл аша чыккан егетне бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аягы җәрәхәтләнгән яшүсмер район үзәк дәваханәсенә китерелгән.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X